Логотип Идель
Белми калма

РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ: "СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК КЕБЕК БӘЙРӘМ БАРЫ ТИК БЕЗДӘ ГЕНӘ"

22 апрель көнне Казанда Пирамида концерт залында Масштаблы республика проекты – “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгатенең ел саен уздырыла торган XXII ачык республика яшьләр фестиваленә йомгак ясалды. 

Фестиваль 22 ел дәвамында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов канаты астында уза торган фестивальдә 60 меңнән артык яшь талант катнашты. Катлаулы һәм озак дәвам ителгән сайлап алу турыннан соң,  катнашучылар йомгаклау өчен жюри каршында чыгышларын күрсәттеләр. Татарстанның яшь талантлары жиде төрле номинациядә үзләрен курсәтте, ул  «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы музыка», «Иң яхшы җыр тексты» һәм «Иң яхшы видеоклип». Иң төп Гран-при бүләгенә Яр Чаллы шәһәреннән “Мизгел” җыр театры һәм Актаныш авылыннан “Ак инеш” бию ансамбле лаек булдылар.

Зур проектның масштаблы концертына шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп катнашучыларны котлады.

– Бүген республикада зур бәйрәм. Ел дәверендә 60 меңнән артык бала бу фестивальдә катнашты. Хәзер без бу елгы лауреатларны күрәбез һәм аларны чын күңелдән котлыйбыз. Аларның укытучыларына һәм беренче чиратта ата-аналарына да зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Әгәр дә андый ярдәм булмаса, мондый уңышлар булмас иде. Әлбәттә, бу безнең бренд һәм без моның белән горурланабыз.

“Созвездие-Йолдызлык” кебек бәйрәм бер кая да юк, ул бездә генә.” – диде  республикабыз җитәкчесе.

Бары тик бу елны сәхнәдә Дәүләт җыр һәм бию ансамбле тарафыннан гамәлгә куелган милли традицияләрне саклап калу өчен «Республика байлыгы» дигән махсус  приз белән Мамадыш шәһәреннән “Лаборатория” хореография коллективы һәм Биектау авылыннан Адилә Зиннәтуллина бүләкләнделәр. Коллектив бүләккә ия булучыларны Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә юбилей концертында чыгыш ясарга чакырачак.

Шулай ук, традиция буенча фестивальдә лаеклы мәдәният хезмәткәрләренә мактаулы исемнәр тапшырылды.

Рената Семирханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев