Логотип Идель
Белми калма

РОССИЯДӘ РОБОТЛАР АРКАСЫНДА 20 МЛН КЕШЕ ЭШСЕЗ КАЛАЧАК

2030нчы елга Россиядә роботизация һәм автоматизация процессы нәтиҗәсендә 43% кеше эшсез калырга мөмкин. Бу турыда халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясе хәбәр итә. 

Якынча 20 миллион кеше киләчәктә эшсез калырга мөмкин. Моны булдырмас өчен роботларга налог кертергә мөмкин, ди тикшерүчеләр. 

Экспертлар фикеренчә, 2030нчы елга ресторан һәм кунакханә бизнесында эшләүчеләрнең 70%, эшкәртү-җитештерү өлкәсендә эшчләүчеләрнең 60%, авыл һәм урман хуҗалыгында хезмәт куючыларның 58%ы эшсез калачак. Әмма бу процессның шактый вакытка сузылачагы да искәртелә, шуңа күрә, кешеләрнең башка юнәлешләр буенча белем алырга вакытлары булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев