Логотип Идель
Белми калма

ЛӘЙСӘН ГӘРӘЕВА: «БАР БАЛАЛАР ДА КУРАЙДА УЙНАСЫННАР ИДЕ»

Егерменче декабрь көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда курайчы Гәрәева Ләйсән Нургаяз кызы укучыларының иҗат кичәсе узды.

Бу чара бик җанлы үтте. «Риваять» төркеме җитәкчесе Руслан Габитов курайда уйнау буенча остаханә уздырды. Укучылар аеруча кызыклы, талантлы итеп чыгыш ясадылар. Бу бәйрәм курай, татар милли гореф-гадәтләрен саклауда бик зур роль уйнады.

– Без, балаларга кечкенәдән үз милләтенә, туган ягына мәхәббәт уятсак кына, безнең киләчәгебез бар! – дип белдерде Руслан Габитов.

Гәрәева Ләйсән Нургаяз кызы, бу сүзләргә кушылып шулай җавап бирде:

– Әгәр дә минем укучым чит илгә китеп, анда төпләнеп калса, ул беркайчан да  татар моңын, үзенең кем икәнен онытмас. Без балаларда үз халкы өчен горурлык хисен уятырга телибез. Бар балалар курайда уйнасыннар иде – минем хыялым шул, – дип елмая Ләйсән ханым.

Шулай ук, кызыклы мәгълүмат: бу төркемнең укучылары сәяхәт итеп, төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулыйлар, 2021 елда Казан шәһәре мэры премиясенең стипендиаты булалар,  Халыкара, Бөтенроссия һәм Республика бәйгеләре лауреаты исеменә лаек булалар.

Аларның бу һөнәр белән януы, татар моңына тартылулары беркемне дә битараф калдырмаячак, хәтта читкә китеп яшәсәләр дә, туган туфраклары барыбер аларның исенә төшеп, күңелен җылытып торачак.

Мондый чаралар татар телен, җәмгыятен үстерүгә зур йогынты ясый һәм киләчәктә безнең буынның дәвамы булуда һич шик тудырмый.

Алия АЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев