Логотип Идель
Белми калма

Республиканың 100 еллыгына Татарстан турында 100 иң яхшы хатирә

ТАССР тарихы – ул меңләгән татарстанлы гомере. Һәр гаиләнең язмышы республика тарихының бер өлешен тәшкил итә.Татарстан тарихын булып узган вакыйгалар аша гына түгел, аның халкының хатирәләре аша да өйрәнергә мөмкин. Тарихны кеше үзе барлыкка китерә. Әйдә, сез дә истәлекләрегез белән уртаклашыгыз, күңел түрендә ятканнар белән бүлешегез! 

Шанлы тарих кеше, гаилә язышларыннан гайбарәт, ә буыннар арасындагы бәйләнеш - безне саклап һәм яклап торучы көч. Үз гомерендә һәрберебез нинди гамәлләр кылган? Тарихи барышны ничек бәяләгән? Балаларын ни рәвешле тәрбияләгән? Оныкларына нәрсәне васыять итеп калдырган? Бүген оныкчыклары аның турында нәрсәләр белә?

Республикабыз тарихын яктырта торган 100.tatarstan.ru сайты барлык татарстанлыларны әлеге үзе үткәргән конкурста катнашырга чакыра. Без үзегезнең, әти-әниләрегез, әби-бабайларыгызның истәлекле вакыйгалалырын көтеп калабыз!

Гаилә тарихларын alsumu@mail.ru адресына «100 лет ТАССР» дигән язу белән юллагыз. Барлык килгән хатирәләрнең иң яхшы 100е сайтта урын алачак. Шул рәвешле сезнең гаилә һәм аның тарихка керткән өлеше турында бар дөнья белер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев