Логотип Идель
Белми калма

Рөстәм Миңнеханов студентларга махсус дәүләт стипендиясе булдырды




Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов студентларга, аспирантларга, курсантларга махсус дәүләт стипендиясе билгеләү турында карарны имзалады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бишкә генә укыган, олимпиадаларда призер һәм җиңүче булган 90 кеше махсус түләү алачак. Әлеге стипендияне КФУ, КНИТУ-КХТИ, КНИТУ-КАИ, КДМУ, Казан танк училищесы һәм башка уку йортлары студентларына бирәчәкләр.

Стипендия күләме аспирантлар өчен 33 мең сумнан артык, югары уку йорты студентлары һәм курсантлар өчен 27 мең сумнан артык, урта махсус уку йорты укучылары өчен 16 мең сумнан артык була, диелгән әлеге хәбәрдә.

//tatar-inform.tatar//


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев