ПЕРМЬДӘ ТАТАРЧА ДЕСАНТ
Пермь төбәгендәге "Чәк-чәк" татар яшьләре региональ оешмасы Россия Федерациясе төбәкләрендә этномәдәни проектларны гамәлгә ашыруда катнаша торган иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты конкурсында җиңүче булып тора.
"Этнодесант" проекты татар милләте вәкилләре арасында милли үзаңны арттыру максатыннан тормышка ашырыла. Проект кысаларында татар авыллары активистлары өчен социаль проектлаштыру, күн мозаикасы, социаль челтәрләрне алып бару, алар өчен контент төшерү һәм монтажлау, шулай ук креатив фикерләү буенча остаханәләр һәм лекцияләр оештырыла. 5 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр Пермь төбәгендә татарлар яши торган урыннарга – Барда, Октябрь, Кунгыр һәм Пермь районнарына бару планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2024 - 16:11
КЫТАЙ ГАЛИМНӘРЕ БИЕРГӘ КУША!
-
16 апреля 2024 - 16:55
ТУКАЙНЫҢ ТУГАН КӨНЕ УҢАЕННАН УКУЧЫЛАР «МӘҢГЕЛЕК ШИГЪРИЯТ» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРЫЛА
-
14 апреля 2024 - 13:33
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯГӘ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
13 апреля 2024 - 16:42
YUMMY MUSIC ТУГАН КӨНГӘ ЧАКЫРА!
Нет комментариев