Логотип Идель
Белми калма

«ОММАЖ» АКЫЛСЫЗ ЯШӘҮ РӘВЕШЕН ПРОПАГАНДАЛЫЙ? яки ТАТАР СИНТИ-ПОП ТӨРКЕМЕННӘН ЯҢА АЛЬБОМ!

«ОММАЖ» татар синти-поп төркеменең сюжетлы яңа альбомы дөнья күрде. «Акылсыз Яшәү Рәвешен Пропагандалау» дип атала ул. Ни өчен шундый исем? Биредә дүрт җыр үлемне кабул итүнең барлык стадияләрен узучы лирик геройның хис-кичерешләрен ачып бирә торган бердәм сторилайн ясый.

«Акылсыз Яшәү Рәвешен Пропагандалау» протагонисты – мәгънәсез үлемнән соң, «күккә эләккән» кеше. Сюжет һәм драматургия геройга карата рәхимсез, аның халәте – янәшәсендәге фәрештәләргә карата агрессиядән үзенең көчсезлегенә – ягъни бер яктан – икенче якка үзгәрә.

«ОММАЖ» төркеменең бу пластинкасы трагизмны фарс итеп күрсәтми, ә яңа чынбарлык белән параллель сыза – моны бары тик ишетәсе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев