Логотип Идель
Белми калма

«МӨМКИНЛЕКЛӘР ВАКЫТЫ» ТӘМАМ: ЯШЬЛӘР ТУРЫ НӘТИҖӘЛӘРЕ

22 августтан 16 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы авыл территорияләре буенча «Мөмкинлекләр вакыты» дигән яшьләр туры узды.

Министрлык командасы, Аграр яшьләр берләшмәсе белән бергәләп, Татарстан буенча 15000 километрдан артык юл үтте. Бу зур юлда «Авыл көче» дип аталган 70 эшлекле уен уздырылды, анда 5000нән артык кеше катнашты. Уеннарда яшьләр белән авылдагы мөмкинлекләр турында сөйләшүләр булды: авыл ипотекасы ничек эшли, эшкә ничек урнашырга яки ничек үз эшеңне башларга, авылда яшьләргә финанс ярдәме бармы-юкмы.

Шулай ук уен кысаларында авыллардан яшьләр китү белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышынды һәм авыл халкының социаль хәлен яхшырту өчен яңа механизмнар булдырылды. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: Яр Чаллы, Әлмәт һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә 3 яшьләр форумы үткәрелде. Акция яшьләрнең актуаль мәсьәләләре һәм аларны хәл итү механизмнары буенча ачык фикер алышу өчен уникаль мәйданчык булды.

                          

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X