Логотип Идель
Белми калма

«МИН – ПРОФЕССИОНАЛ» БӨТЕНРОССИЯ СТУДЕНТЛАР ОЛИМПИАДАСЫНА ТЕРКӘЛҮ 15 НОЯБРЬГӘ КАДӘР ДӘВАМ ИТӘ

Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгының дәүләт яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге Департаменты ярдәме белән «Мин – профессионал» («Я – профессионал») Бөтенроссия Студентлар олимпиадасының алтынчы сезоны узачак. Катнашучылар үз көчләрен 73 төрле юнәлешнең бер яки берничәсендә сынап карый алачаклар.

Казан федераль университеты икенче ел рәттән «реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» юнәлеше буенча «Мин – профессионал» олимпиадасын оештыручы булып тора. КФУның җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм гамәли политология кафедрасы әлеге ярышны 2022/2023 уку елында үткәрү өчен 3 миллион сум күләмендә грант отты.

Әлеге олимпиада – техник, гуманитар, табигый-фәнни, педагогик, аграр һәм медицина юнәлешләрендәге студентлар өчен яңа форматтагы масштаблы белем бирү ярышы. Катнашучылар өчен биремнәрне Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары һәм илнең эре компанияләренең экспертлары төзи. Иң яхшы катнашучылар акчалата призлар, магистратурага, аспирантурага һәм ординатурага кергәндә ташламалар, шулай ук эш бирүчеләр алдында үзләрен күрсәтү һәм эре профильле компаниядә стажировка узу мөмкинлеге алачак.

Ел саен «Мин – профессионал» олимпиадасы кысаларында белем бирү форумнары (кышкы һәм җәйге мәктәпләр) үткәрелә. Өстәмә бәйгене уңышлы узган катнашучылар бирегә эләгә ала. Форумнар 3-5 көн дәвам итә, вуз курслары исә чит илләргә чыгу мөмкинлеге бирә. Лекцияләрне һәм остаханәләрне күренекле профессионаллар, галимнәр һәм эшкуарлар үткәрә.

Катнашу өчен гаризаны 15 ноябрьгә кадәр биредә бирергә була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев