Логотип Идель
Белми калма

Математика буенча БДИ алдыннан ничек борчылмаска?

Күп укучылар өчен иң катлаулы имтихан – математика буенча. Ничек кенә сәер тоелмасын, “математикадан курку” дигән фәнни термин да бар. Чит илләрдә бу темага тикшеренүләр инде күптәннән бара. Кайбер галимнәр хәтта “математик фобия” турында сөйлиләр.

Мәскәү психология-педагогика университеты галимнәре мондый борчылуның нәрсәдән килеп чыкканлыгын аңлаткан. Бу билгедән курку, математиканы өйрәнгәндә борчылу, мәсьәләләр чишәр алдыннан эч пошу икән. Математикадан курку 4-5нче сыйныфка формалаша, пигы 9-10нчы сыйныфларда була.

Математика БДИсы алдыннан ничек борчылмаска һәм имтиханны яхшы балларга тапшырырга?

  1. Имтихандагы бөтен биремне дә тизрәк эшләп бетерергә ашыкма. Үзеңә “Миңа никадәр вакыт таләп ителә, шулвакыт аралыгында эшлим” дияргә кирәк. Бу паникага бирелеп, һәрбер биремдә хата ясаудан яхшырак, әлбәттә.

  2. “Математика мәсьәләләреннән качу эффекты” да бар. Әгәр синең җавапка нәрсә язганыңа барыбер икән, моның нәтиҗәсе дә начар булачак. Бу мәсьәләне кырыйга куеп тор, башкасын эшли тор.

  3. Сиңа 20-30 бирем эшләргә кирәк, ә син борчылудан котыла алмыйсыңмы? Алайса фикерләшү таләп ителгән биремнәргә күч. Анда тикшерүчеләр синең җавапны гына түгел, мәсьәлә чишү барышын да тикшерә.

  4. Үз-үзеңне контрольдә тотарга өйрән. Имтихан алдыннан рәсемнәр яса, үз хисләреңне сүз белән әйт, үзеңә хата ясау хокукын бир, һәм барысы да уңышлы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев