Логотип Идель
Белми калма

МАКАРОН БӘЙРӘМЕ: БУ РИЗЫК ТУРЫНДА КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР

25 октябрь Бөтендөнья макарон көне билгеләп үтелә. Искәретеп узарга кирәк, бу бәйрәм күптән түгел барлыкка килгән, ләкин ул тиз арада дөньякүләм популярлаша. Аптырарлык та түгел, чөнки макарон бөтен планетада танылган ризыкларның берсе.

Барысы да 1995 елда Римда ел саен үткәрелә торган паста җитештерүчеләрнең тематик Конгрессы белән башланып китә. Катнашучылар исә конгресс көнен – 25 октябрьне макарон көне дип игълан итәргә килешә. Өстәвенә, җирле бәйрәм генә түгел, ә бөтендөнья макарон көне итеп!

Без исә бәйрәм уңаеннан сезгә макарон турында кызыклы фактлар әзерләдек:

1. Макарон Италиянең милли ризыгы дип санасак та, рәсми кулинария тарихчылары макаронны кытайлылар уйлап тапканнар, дип саный;

2. Россиядә макароннар Явыз Иван заманыннан ук өй токмачы буларак билгеле;

3. Бөтен дөньяда макарон эшләнмәләренең 400-600 төре бар;

4. Макароннар еш кына балык тоту өчен җим буларак кулланыла. Карплар макаронны аеруча ярата;

5. Тиз әзерләнүче токмач узган гасырда Япониядә уйлап табыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев