Логотип Идель
Белми калма

“Әкият” курчак театры татар һәм рус телләрендә пьесалар бәйгесе игълан итә

Татар дәүләт “Әкият” курчак театры татар һәм рус телләрендә пьесалар бәйгесе игълан итә. Әлеге бәйге театрның репертуары сыйфатын яхшырту, потенциаль сәләтле авторларны билгеләү, театр сәнгатен үстерү максатыннан уздырыла.

“Әкият театры өчен яңа пьеса” бәйгесен Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының театр эшлеклеләре союзы һәм Татар дәүләт “Әкият” курчак театры тарафыннан гамәлгә куела.

Бәйгегә курчак театры өчен оригиналь пьесалар кабул ителә. Алар татар яки рус телендә, 2017нче елдан да соңрак язылмаган булырга тиеш. Шуңа да пьесаның елын күрсәтү мәҗбүри.

Бәйгедә түбәндәге пьесалар катнаша алмый:


* профессиональ театрларда һәм антрепризаларда куелган;


* вакытлы матбугатта һәм электрон басмаларда басылып чыккан;


* моңарчы нәфис укуларда, башка бәйгеләрдә катнашкан.


Шулай ук бәйгегә үткәрелми:

* инсценировкалар;

* әдәби әсәрләр мотивы буенча язылган пьесалар (искәрмә автор үзе язган әдәби әсәрен пьеса итеп язган очракта гына була ала);

* халык авыз иҗаты сюжетлары буенча язылган пьесалар.

Бәйге 2 этапта уздырыла. “Әкият театры өчен яңа пьеса” бәйгесе 2018нче елның 1нче ноябреннән 2019нчы елның 1нче мартына хәтле, бары электрон форматта гына уздырыла. 2019нчы елның март, апрель айларында бәйгегә кабул ителгән пьесаларны сайлап алу туры башлана. Аның нәтиҗәсендә оештыручылар пьесаларның шорт-исемлеген булдыра. Бирегә эләккән авторлар бәйгенең ахыргы турында үзара көч сынашачак. Әлеге исемлек курчак театрының рәсми сайтында урын алыр: www.puppet-show.ru.

2019нчы елның апрель азагында шорт-исемлеккә эләккән һәр пьесаның кимендә 3 күренеше театраль җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. 2019нчы елның май аенда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылачак.
Җиңүчеләр 3 номинациядә билгеләнә:

* “Балалар өчен татар телендәге иң әйбәт пьеса”;

* “Балалар өчен рус телендәге иң әйбәт пьеса”;

* “Иң нәниләр өчен пьеса”.

Соңгы юнәлешнең бурычы – балаларны иң кече яшьтән мәдәният дөньясы белән таныштыру.

Бәйгедә җиңгән авторның пьесасы Театрның сәнгать советы карары буенча курчак театры сәхнәсендә куелырга мөмкин.

Бәйгенең тулы нигезләмәсен театрның сайтында табарга мөмкин: www.puppet-show.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев