Логотип Идель
Белми калма

Кибермошенник кармагына ничек эләкмәскә?

Хәзер безнең аралашу еш кына WhatsApp, Instagramга кайтып калса да, электрон почта аша эшләү дәвам итә. Cоңгы араларда электрон хатлар аша мошенникларның спам тарату очраклары арткан. Кулланучыны ялгыш уйга этәреп, төрле гамәлләр кылырга мәҗбүр итү «фишинг» дип атала. Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, ул «кармакка тоту» дигәнне аңлата. Мошенниклар кармагына эләкмәү өчен «Ялкын» киңәшләренә колак сал.

Электрон почтага килә торган хатларга саклык белән карау кирәк. Чөнки алар компьютерга вирус кертә, хәтта банк картаңа да «ачкыч» яратырга мөмкин.

Мошенник хатын ничек абайлап алырга?


1.       Әгәр “Кая?” дигән җирдә синең исем язылмаган икән, димәк бу – күп кешегә таратыла торган рассылка.

2.       Әгәр “Кемнән?” дигән җирдә сиңа таныш булмаган адрес икән, ә хатның эчендә җибәрүче булып таныш булган сайт тора икән, димәк, әлеге хат ул оешмадан килмәгән.

3.       Хатның темасы, эчтәлеге, файл исемнәре кулланучыны тиз арада ни дә булса эшләргә этәрә (мисал өчен, берәр сылтама керергә куша).

4.       Хат сиңа гына җибәрелгән, әмма “Кадерле дустым”, “Хөрмәтле кулланучы” кебек гомуми эндәш сүзләр кулланылса, димәк, хатны җибәрүче кеше синең исемне белми. Хат та күп кенә адресларга таралган дигән сүз.

5.       Әгәр хат берәр оешмадан җибәрелеп, анда синең ниндидер эш башкарылырга тиеш икәнлеге күрсәтелсә, бу хат та мошенниктан булырга мөмкин дигән сүз.

6.       Хатта сылтама яки файлга басканнан соң, “авторизация узарга кирәк” дигән тәрәзә чыкса да, бу мошенник хаты. Бу тәрәзәне яп һәм үз электрон почтаңа яңадан кер.

7.       Хатны укыганда, күрсәтелгән сылтамага курсорны китергәндә, башка сайт исеме чыга.

8.       Хатта ниндидер реклама тәкъдиме булырга мөмкин.

Мондый фишинг хатларны күрсәң:


1. Хаттагы сылтама буенча кермә!

2. Әлеге хатта җибәрелгән файлларны (әгәр алар йөкләнгән булса да) ачма!

3. Мошенниклар җибәргән хатны караган вакытта кинәт кенә ачылган тәрәзәләрне яп!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев