КФУ ПРОФЕССОРЫ: «АТНА АХЫРЫНДА САЛКЫНАЙТАЧАК»
КФУ профессоры сүзләренчә, салкын көннәр бу атна ахырына киләчәк. Бу салкыннар 4-5 көнгә сузылачак.
Атна дәвамында температура -20 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлана.
– 5 февральгә кадәр температура гадәттәгедән югарырак булачак. Аннан соң ул -20гә кадәр төшәргә мөмкин. Шимбә, якшәмбе көннәрендә явым-төшем көтелә. Мондый салкын көннәр 4-5 көнгә сузылырга мөмкин, - ди КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.
Шулай ук белгеч каты җил, буран булу ихтималы турында да әйтә. Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, 6 февраль көнне -14, 7 февраль көнне -17 гадус салкын булуы көтелә. Ә шимбәдән якшәмбегә каршы төнгә температура -21гә җитәргә мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
10 февраль 2021 - 15:156 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
-
18 февраль 2021 - 14:35ЙӨРӘК СЕРЛӘРЕ (ХИКӘЯ) Ниһаять көтеп алынган гашыйклар көне килеп җитте. Барысы да бер-берсеннән яшерә-яшерә бүләкләр әзерлиләр. Ясминә дә бу көнне зарыгып көтте. Аңа күптәннән инде Нияз ошый. Ул аңа яшерен генә бүләк әзерләде. Ләкин ул бүләкне ничек бирергә икәнен генә һич уйлап таба алмады.
-
26 февраль 2021 - 15:31
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48