"ҖИҢҮ ДИКТАНТЫ" КАЗАННЫҢ 33 МӘЙДАНЧЫГЫНДА УЗАЧАК
3 сентябрьдә «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль партия проекты кысаларында Татарстанда Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышланган халыкара «Җиңү диктанты» узачак. «Җиңү диктанты» сугыш һәм аның геройлары турында яңа мәгълүмат алырга, үз белемнәреңне тикшерергә мөмкинлек бирә.
Акция көнендә Татарстанда 156 мәйданчык эшләячәк, алар арасында төрледән-төрле уку йортлары бар. Диктант язу мәйданчыкларының 33е – Казанда. Гадәттәгечә, диктант хәрби частьлар, Казан һәм Алабуга Суворов хәрби училищелары, Казан танк училищесы, Казан юридик институты базасында да язылачак. Катнашу төбәк мәйданчыгында, шулай ук онлайн форматта уза. Катнашучыларны теркәү 14:00 сәгатькә кадәр дәвам итә.
Диктант үз эченә 25 сораудан торган тестны ала, аңа 45 минут эчендә җавап бирергә кирәк. Акциядә катнашу өчен диктантпобеды.рф сайтында теркәлү шарт. Онлайн режимда катнашкан очракта, теркәлү узгач, гариза бирергә кирәк. Моны алдан яки 3 сентябрьдә эшләргә мөмкин. Диктант язуның онлайн форматтагы нәтиҗәсе тест узуга ук катнашучының шәхси кабинетында билгеле була. Турыдан-туры катнашкан очракта, шулай ук, сайтта теркәлергә, торган җирегездәге теләсә нинди уңайлы мәйданчыкны сайларга һәм 3 сентябрьдә шунда килеп, диктант язарга кирәк. Диктант нәтиҗәләре 2022 ел ахырында билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
29 апреля 2024 - 21:39
ГРАФФИТИ, К-POP һәм ШӘП КОНТЕНТ: «ПОВ» ТУГАН КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
-
28 апреля 2024 - 12:22
КФУның ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫНДА «ТОТАЛЬНЫЙ ДИКТАНТ-2024» УЗДЫ
-
27 апреля 2024 - 12:15
ИНГЛИЗ ТЕЛЕН РӘХӘТ ИТЕП ӨЙРӘНҮ ӨЧЕН КИТАП ҺӘМ ДӘРЕСЛЕКЛӘР
-
26 апреля 2024 - 12:12
КАРИЕВ ТЕАТРЫННАН – СПЕКТАКЛЬ-КВЕСТ!
Нет комментариев