Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА «ҺӨНӘР» БӨТЕНРОССИЯ ЯШЬ РЕЖИССУРА ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК!

30нчы ноябрьдән алып, 6 декабрьгә кадәр Казан, «Һөнәр» фестивале кысаларында яшь, сәләтле, дәртле режиссерларны үзенә җыячак. Фестивальнең максаты - яшь режиссерларга профессиональ мохит тудыру, аларның иҗатын тамашачыга җиткерү, театрлар белән хезмәттәшлек итәргә ярдәм итү.

 

2009 нчы елда Камал театры инициативасы белән башланып киткән фестиваль ничәме ничә ел Татарстан тамашачысын шатландыра, ә яшь режиссерларга ачылу, танылу мөмкинлеге бирә. Инде өченче ел рәттән фестиваль үткәрүне Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы театры үз өстенә ала. Быел да спектакльләрнең күбесе һәм режиссерлар өчен остаханәләр шунда узачак.


Фестивальнең программасында ниләр көтелә?

Афишага унике спектакль кертелгән. Алар Татарстанның 5 театраль  мәйданчыкларында күрсәтеләчәк: Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Яшь тамашачы театры (ТЮЗ), Әкият Татар дәүләт курчак театры. Ә катнашучыларга килгәндә, быел Татарстан режиссерларыннан тыш Санкт-Петербургтан һәм Казахстанның Акмолинск шәһәреннән дә режиссерлар бар.

Оештыручылар фестивальнең программасын бик җитди рәвештә төзегәннәр. Тәкъдим ителгән һәрбер спектакль тамашачы күңеленә хуш килер, һичшиксез!

Фестивальнең ачылышы, тамашачылар фикере турында алдагы язмаларда көтегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев