Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА «МИРАС. АЛТЫН ФОНД» КОНЦЕРТ ПРОГРАММАСЫ КҮРСӘТЕЛӘЧӘК

15 ноябрьдә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казанда “Мирас. Алтын фонд” дигән зур концертын куя. Программа узып баручы елның иҗади эшчәнлек нәтиҗәсе булачак. Концерт Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә узачак.

Беренче бүлектә тамашачыларга ансамбль коллекциясеннән чын шедеврлар – зур тарихлы, тирән фольклор тамырлары булган чыгышлар, шулай ук яңа вокаль-хореографик композицияләр тәкъдим ителәчәк. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең оркестры һәм хоры тамашачыларны дәртле татар халык көйләре һәм җырлары белән сөендерер. Музыкаль өлешне татар биюләре тулыландырыр.

Концертта легендар коллективне сөючеләр “Сибелә чәчәк”, “Кара урман” кебек катлаулы вокаль әсәрләрне тыңлый, шулай ук ансамбленең “Алтын фонд”ыннан “Биш пар”, “Гармун” кебек иң яхшы бию номерларын күрә ала. Моннан тыш, артистлар тамашачыларны “Без – татарлар” дигән яңа вокаль-хореографик номер белән сөендерәчәк.

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршында узган елның сентябреннән эшли башлаган балалар студиясендә тәрбияләнүчеләрнең иҗади номерлары йомгаклау концертының бизәге булыр. Балалар ике номер башкарачак: “Әпипә” һәм быелгы премьера – “Яз килә”.



Концертның икенче өлешендә ансамбль XIX гасыр азагы-XX гасыр башы Казан һәм Себер татарларының фольклор-этнографик материалларына нигезләнгән “Туй” музыкаль-хореографик спектаклен тәкъдим итәчәк. Тамашачылар тарихка чумып, традицион татар туйларын күрә ала. Махсус премьера өчен тарихи материаллар буенча 300 якын матур костюм тегелгән. Ул чор үзенчәлекләрен мөмкин кадәр яктырак итеп чагылдыру өчен оркестрга этник инструментлар сатып алынган.

Сценарий авторы һәм режиссеры – ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, ТР халык артисты Айрат Хәмитов сүзләренә караганда, “Туй” спектакле Татарстанда гына түгел, Россиянең күп кенә төбәкләрендә дә казаныш алган. “Без бу спектакльне йомгаклау концертында тамашачылар соравы буенча күрсәтәбез. Алар бу куелышны яратып кабул итте һәм югары бәяләде”, - дип билгеләп үтте ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков хәбәр иткәнчә, бу ел Татарстан җыр һәм бию ансамбле өчен бик нәтиҗәле булган. Артистлар Татарстан районнарында да, Россия төбәкләрендә дә 100 якын концерт биргән. Киләсе ел коллектив өчен тагын да активрак булырга вәгъдә итә, чөнки 2022 елда ансамбльгә 85 яшь тула.

Юбилей уңаеннан ансамбль яңа матур программа әзерли. “Без татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары күрсәтелгән милли тамашаны, шулай ук яшь буынга да кызыклы булачак яңа формалар һәм техник чишелешләрне күрсәтергә телибез”, - диде Айрат Хәмитов.

Концерт 19:00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев