Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА ХАЛЫКАРА АШ-СУ ТУРНИРЫ УЗАЧАК

20 октябрь – Халыкара пешекчеләр көнендә Юныс Әхмәтҗанов исемендәге Халыкара милли ризыклар конкурсы оештыручылары белән матбугат очрашуы булды.

Искәртеп узарга кирәк, 16-17 ноябрьдә Казанда узачак конкурс бишенче тапкыр оештырыла һәм беренче тапкыр онлайн форматта үткәреләчәк. Турнирның төп максаты – Россия субъектларында һәм чит илләрдә яшәүче халыкларны җәлеп итеп, милли аш-сулары аша, шул халыкларның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыру.

«Без «повар» сүзен «пешекче» дип тәрҗемә итәбез. Минем аларны «ашчы» дип атыйсым килә. Бу «ташчы», «укытучы»  кебек төп сүзгә ясагыч кушымча кушып ясалган сүз. Безнең халыкта аш-су бүлмәсенә кергәндә, алъяпкыч кию, яулык ябу тәртибе бар. Чәч күренеп торырга тиеш түгел. Әмма хәзер болар бераз онытылып бара. Шуңа күрә Юныс Әхмәтҗанов исемендәге Халыкара милли ризыклар бәйгесендә бу да искә алынырга тиеш дип уйлыйм», – диде Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле, «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

Оештыручылар сөйләвенчә, быелгы конкурска инде 300 гариза кабул ителгән, алар арасында 60-70 яшьлек өлкәннәр дә бар. Финалга чыккан 13 катнашучы исә Иске Татар бистәсендәге «Алтын күл» ресторанында көч сынашыр дип көтелә.

«Безнең өчен, беренче чиратта, поварның профессиональлеге түгел, аның иҗади карашы мөһим», – дип ассызыклады ТР рестораторлар һәм отельерлар Ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев