Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН ТЕАТРАЛЬ-ЦИРКЛЫ СПЕКТАКЛЬ КҮРСӘТЕЛӘЧӘК

Казан дәүләт циркы Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Габдулла Тукайның әкиятләре һәм шигырьләренә нигезләнгән беренче милли театраль-цирклы спектакль тәкъдим итәчәк. Премьера Туган тел көненә – 26 апрельгә планлаштырылган. Милли театраль-цирклы спектакль Казан циркында 26 апрельдән 5 майга кадәр – барлыгы 8 тапкыр күрсәтеләчәк.

Спектакльдә Россия һәм Белоруссиянең атаклы цирк артистлары, Татарстан биючеләре һәм театр актерлары катнашачак. Бөек татар шагыйренең туган көне уңаеннан уздырылган бәйрәм чарасын беренче тапкыр Казанда 16 мең тамашачы карый алачак, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.  

Спектакльнең сюжеты Габдулла Тукайның «Печән базары яки Яңа Кисекбаш» поэмасына корылган.

«Без шагыйребезне цирк йокысына талдырабыз. Ул анда үзе иҗат иткән барлык персонажлар белән очрашачак. Минем өчен бу иҗат кешесенең куркулары һәм бай күзаллаулары турындагы фэнтезилы тарих. Без автор тудырган образларны цирк сәнгате белән бәйләргә һәм XX гасырда Казандагы атмосфераны тоярга тырыштык. Бу гаҗәеп кызыклы», – дип ассызыклый спектакльнең режиссер-куючысы Илгиз Зәйниев.

Спектакльнең цирклы өлеше Казан, Мәскәү һәм Минск цирклары артистларының номерларыннан тора. Спектакльнең комик күренешләрен Мәскәү циркы артистлары башкара. Әлеге гаҗәеп номерда артистлар Тукайның «Кәҗә белән Сарык» әкияте персонажлары ролендә чыгыш ясаячак.

Спектакльдә шулай ук Казан дәүләт циркы балеты биючеләре һәм Балалар цирк мәктәбендә шөгыльләнүчеләр һәм цирк артистларының Франциядә узган Халыкара фестиваленең көмеш лауреатлары да катнашачак.

Төп рольне – Габдулла Тукай ролен «Алтын битлек» лауреаты, атаклы биюче һәм балетмейстер Нурбәк Батулла һәм Г. Камал театрының талантлы актеры Артур Шәйдуллин уйный. Тукайның сөеклесе Зәйтүнә ролендә – Татарстанның атказанган артисты, «Россиянең көмеш тавыш» иясе Эльмира Кәлимуллина.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев