Логотип Идель
Белми калма

КАЗАН МЕТРОСЫНДА ЙӨРҮ БӘЯСЕ АРТА

Кайчан? Күпмегә? Бу һәм башка саннар әлеге язмада.

5 августтан Казан метросында йөрү бәясе 30 сумнан 35 сумга күтәреләчәк. Бу кәгазь яки тимер акча белән түләгән очракта шулай. Банк карталары яки транспорт карталары белән түләүчеләр өчен бәя үзгәрмәячәк – 27 һәм 30 сум.

Исегездә булса, җир өсте транспортында йөрү хакы 2021 елның 1 мартында ук күтәрелгән иде. 

Бүгенге көндә метрода кәгазь яки тимер акчалар белән 15% пассажир түли. Барлыгы метрополитенны 85 мең кеше куллана. Димәк, күпләр өчен юлга түләү бәясе артмаячак.

Әлеге үзгәрешләр күп пассажирдарны карта белән түләүгә күчерү максаты белән эшләнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X