Логотип Идель
Белми калма

КАЗАН ЙОКЛАМЫЙ

20нче июльдән 21нә каршы төндә Казан йокламаячак! “Нәрсә була?” дисеңме? Хәзер сөйлибез:

Кайда? Нәрсә?


20 июльдән 21нә каршы төндә Казанда төнге велофестиваль узачак. Анда катнашучылар башкала турында кызыклы фактлар белән дә танышачак, дип вәгъдә итә оештыручылар. Велофестка теләгән һәркем кушыла ала.

Берәүгә дә яңалык түгел: Татарстан башкаласында тиздән эшче һөнәрләр фестивале - "WorldSkills Kazan – 2019” старт ала. Шул уңайдан,  фестивальнең маршруты да Совет районындагы эшче һөнәрләргә бәйле корылмалар аша узачак. Фестиваль катнашучылары 21.00 сәгатьтә “Казан-Арена” стадионы янында, “С” секторында җыела башлый. Маршрут дәвамында катнашучылар барлыгы 5 тукталыш ясаячак, алар: компрессор заводы яны, “Ракета” стадионы, “КОМЗ” янындагы базар мәйданы, ветерианария академиясе яны һәм кооперация институты.      Программада фудкорт һәм DJ Set та каралган.

Узган елны исә бу төнге фест 13 октябрь  көнне булып узган иде. Анда барлыгы 1000 гә якын кеше катнашты. Маршуртның озынлыгы 30 чакрымны тәшкил итте.

Кайда теркәлергә?


Велофестта kazanvelofest.ru. сайты аша теркәлеп катнашырга мөмкин. Теркәлү 20 июль, кичке 22.00 га кадәр дәвам итә.

Сүз уңаеннан, әлеге үзенчәлекле фестиваль узган төндә Казанның күп кенә урамнары ябыла. Шуңа күрә юлга чыгарга туры килсә, игътибарлы булыгыз ;)

Зилә САБИТОВА


фото фестивальнең вконтакте төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев