Логотип Идель
Белми калма

КАЗАН ДӘҮЛӘТ МӘДӘНИЯТ ИНСТИТУТЫНА УКЫРГА КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ БАР

Күп кенә югары уку йортларына кабул итү тәмамланды. Ә менә Казан дәүләт мәдәният институтында бюджет урыннары буш калган. Бу хәл ничек килеп чыккан?

Мәдәният институтының белем һәм тәрбия эшләре буенча проректоры, фәннәр кандидаты Татьяна Леонтьева сүзләренчә, моңа кабул итү процессына яңа кагыйдәләр кертелүе сәбәпче:

– Документларны 5 югары уку йортына бирергә ярый иде. Күп абитуриентлар бу мөмкинлектән файдаланды. Шулай ук уку йортлары эчендә дә 2дән алып 10 га кадәр юнәлешкә документлар тапшырырга мөмкин. Монысын уку йорты үзе хәл итә.

Шул рәвешле, абитуриент берьюлы 50гә кадәр юнәлешкә документларын тапшыра ала иде, – ди ул.

Хәзер югары уку йортына керү турында ризалыкны онлайн рәвештә дә биреп була. Аңа кадәр моның өчен уку йортының үзенә килергә һәм документның оригиналын калдырырга кирәк иде.

Кагыйдә буенча абитуриент ризалыгын бары тик бер уку йортына гына бирә ала. Әмма кайберәүләр, бюджет урынына эләгә алмам, дип куркып, бөтенесенә дә ризалык биреп чыга, – дип спикер.

Бу хәл инстиутутның китапханә эшчәнлеге, музеология һәм режиссура юнәлешләрендә килеп чыккан.

Институт 18-24 август көннәрен өстәмә кабул итү көннәре дип игълан итте. Бүгенге көнгә инде шактый гаризалар тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев