Логотип Идель
Белми калма

КАРАТЭ БУЕНЧА РОССИЯ ЧЕМПИОНЫ РӨСТӘМ ФАТЫЙХОВНЫҢ ТРЕНЕРЫ: «РӨСТӘМ ҖИҢГӘЧ, ХӘТТА КҮЗЛӘР ЯШЬЛӘНДЕ»

8-11 сентябрь көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда каратэ буенча Россия чемпионаты узды. Анда илнең 39 төбәгеннән 320 иң көчле спортчы катнашты. Татарстан командасы ике бакыр һәм бер алтын медаль яулады.  Рөстәм Фатыйхов 84 килограммга кадәрле категориядә Россия чемпионы исеменә лаек булды.

Каратэ буенча Россия чемпионы, спорт остасы, Россия командасы вәкиле Рөстәм Фатыйхов каратэ белән 10 яшендә шөгыльләнә башлаган.

«Без ике энекәшем белән бу спортка бер үк вакытта килдек. 14 ел дәвамында өчебез дә югары нәтиҗәләргә иреште. Безнең өчәүләп Татарстан җыелма командасында Россия чемпионатында катнашып, беренче урынны алу турындагы уртак хыялыбыз бар. Бу гомер буена истә калачак дип уйлыйм», –  диде Рөстәм. Каратист чемпионат алдыннан үзенең дулкынланмавы турында  әйтте. Ярышка Рөстәм ике айдан артык, көнгә 5әр сәгать әзерләнгән. Рөстәм әйтүенчә, кешенең теләге була икән, ул барысына да вакытны таба:

«Минем уйлавымча, тренировкалар зыян китерә алмый. Теләк булса, һәрвакыт укуны да, тренировкаларны да, шәхси тормышны да бергә алып барып була», – диде ул.

Татарстан Республикасы каратэ федерациясе президенты, Рөстәм Фатыйховның тренеры Искәндәр Шагин егетнең чемпионатта җиңүен лаеклы дип атады:

 «Мин җыелма команда белән канәгать, чөнки без икенче ел рәттән Россиянең топ-10 төбәгенә керәбез. Рөстәмнең җиңүенә исә мин ышандым һәм моны күптән көттем. Рөстәмне белгән күп кенә спортчылар аның инде берничә ел дәвамында югары нәтиҗәләргә әзер булуын билгелиләр. Бу лаеклы җиңү яшь буынга тырышып эшләргә, алга таба атларга кирәклеген күрсәтә. Рөстәм җиңгәч, хәтта күзләр яшьләнде», – дип сөйләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев