Логотип Идель
Белми калма

JADID FEST КЫСАЛАРЫНДА ALMET MUSIC LAB ЛАБОРАТОРИЯСЕНЕҢ АЛЬБОМ ПРЕЗЕНТАЦИЯСЕ УЗАЧАК

Көз моңсу көннәр, яңгырлы һава торышы һәм депрессия белән ассоциацияләшергә тиеш түгел. Көз – вакытны кызыклы һәм файдалы итеп уздыру өчен менә дигән мөмкинлек! Шуңа күрә төрле чаралардан читтә калмагыз. Бигрәк тә татар телендә булганнарыннан!

 

Мисал өчен, 6 ноябрь 18:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Милли китапхансендә Jadid Fest кысаларында Almet Music Lab музыкаль лабораториясенең альбом презентациясе узачак.

 

Искәртеп узарга кирәк, 2022 елның март аенда Әлмәттә беренче төрки музыкаль лаборатория узган иде. Энтузиастларга яңа әсәрләр тудыру өчен Төрки музыкаль уен кораллары күргәзмәсенең коллекциясен куллану мөмкинлеге бирелде (кыллы, тынлы агачлы, перкуссияле кораллар). Иҗат ителгән материалларны «караламадан» «акламага» күчерү өчен чын юрта (Идел буе Болгарының торагына аутентик реплика) эчендә мобиль тавыш яздыру студиясе корылды. Казан музыкантлары, күргәзмә эшчеләре һәм Әлмәт музыка колледжы студентлары эшчәнлегенең уртак нәтиҗәсе булып төрле төрки жанрларга караган һәм бүгенге көн шигъриятенең актуаль темаларын колачлаган бәет, мөнәҗәт, озын көй, такмаклар туды. Яздырылган альбомны исә 4 ноябрьдә барлык музыкаль мәйданчыкларда ишетеп булачак.

 

6 ноябрь презентациягә килүче тамашачылар беренчеләрдән булып уникаль материал – Идел буе борынгы музыка сәнгате һәм аның заманча интерпретациясе синтезын ишетә алачаклар. Концертның махсус кунагы – танылган җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев