Логотип Идель
Белми калма

«ЯЛКЫН»НЫҢ ИҢ АКТИВ УКУЧЫЛАРЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЫНДА КУНАКТА БУЛДЫ

«Ялкын»ның иң актив укучылары һәм яшь авторлары Мәгариф һәм Фән министры Илсур Һадиуллин белән очрашуга барды. Өстәл янында министр белән утыру һәркемгә дә насыйп булмый! Казан һәм төрле район, авыл мәктәпләреннән килгән 15 яшүсмер, мөмкинлектән файдаланып, курыкмыйча, үзләрен борчыган сорауларны министрга бирә алдылар.

Укучылар эчтәлекле һәм мөһим сораулар әзерләгәннәр иде. Әйтик, 5 көнлек укуга күчү, киләчәктә нинди һөнәрләрнең кирәк булуы, дистанцион уку форматы белән бәйле сораулар яңгырады. Шулай ук Илсур Һадиуллин министр булып эшләүнең уңай яклары белән бүлеште, укучыларның интернетта күп вакыт уздыруы белән бәйле сорауга да үз бәясен бирде.

Бер сәгатьтән арткан очрашу чәйле, тәм-томлы өстәл янында бик күңелле һәм җиңел мохиттә тиз генә узып китте. Азакта Илсур Гәрәй улы яшь кунакларга киләчәккә уңышлар теләп истәлекле бүләкләр тапшырды. Очрашу турында тулырак материал журналның май санында булачак.

Фотолар ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы сайтыннан алынды

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев