Логотип Идель
Белми калма

«ҖИҢҮ БУЯУЛАРЫ»: «ПРОЕКТ АША ВЕТЕРАННАРНЫҢ ГОМЕРЕН ОЗАЙТАБЫЗ»

«Җиңү буяулары» проекты кысаларында Казан һәм илнең башка шәһәрләренең яшь рәссамнары Бөек Ватан сугышы ветераннарының портретларын ясап, аларны фронтовикларның үзләренә тапшыра. Әлеге Татарстан Яшьләр хөкүмәте активистлары проекты республика Ветераннар советы һәм ТР Яшьләр министрлыгы белән берлектә Казанның комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге ярдәмендә тормышка ашырыла.

Проектның авторы – Казан рәссамы Екатерина Манько. Автор сүзләренчә, геройлар буынын рәсемдә чагылдырып калырга өлгерергә кирәк.

«Иҗади эшләр аша без ветераннарыбызның гомерен озайтабыз һәм яшь буынга патриотик тәрбия дәресләре дә күрсәтәбез. Проектның төп бурычларының берсе – яшьләр арасында патриотик теманы популярлаштыру», – дип сөйләде Екатерина Манько.

Проект кысаларында бүгенге көндә 800дән артык кеше остаханәләрдә катнашкан, 300дән артык портрет әзер. Ветераннар портретлары галереясын булдыру, рәсемнәр күргәзмәсен үткәрү проектның төп эше булып тора. Ветераннар үзләре дә бу проектның эшчәнлеген хуплый һәм алга таба тагын да киңәюен генә тели.

Бөек Ватан сугышы ветераны Хәкимов Равил Гыйниятовичкә портретны 2021 елның декабрендә, Яңа ел алдыннан, тантаналы рәвештә тапшырганнар.

«Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашучылар саны 400гә якын гына калды. Казанда да алар бик аз. Портретлар алмаган кешеләр бар бит әле. Бу проектны дәвам итәргә кирәк, бу – бик мөһим эш!», – диде ул. Равил Гыйниятович шулай ук яшьләр, мәктәп укучылары белән даими рәвештә эшләргә кирәклеген дә искәртте. Ветеран 1944 елда 17 яшендә сугышка җибәрелгән, сугыш бетүен Көнбатыш фронтта каршы алган. Моннан тыш, ул күп еллар Ватанга хезмәт иткән, бүгенге көнгә кадәр сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитетында эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X