Логотип Идель
Белми калма

ВАФАТЫНА БЕР ЕЛ – ФӘЙРҮЗӘ МӨСЛИМОВАНЫҢ ИСТӘЛЕГЕНӘ АШ УЗДЫРЫЛДЫ

Бүген «Ялкын»да күп еллар хезмәт иткән шагыйрә Фәйрүзә апа Мөслимованың вафат булуына бер ел. 6 ноябрь көнне якыннары Фәйрүзә апа рухы өчен дога кылып аш уздырды.

Журналда эшләү дәверендә ул күп кенә яшүсмерләрнең якын дустына әверелеп өлгерде. «Ялкын»нан киткәч тә, Фәйрүзә апа вакыт-вакыт редакциягә кереп, хәлләрне белешеп китә торган иде. Ә бүген исә безгә аның нинди ачык, ягымлы һәм якты кеше булуын искә төшерәсе генә кала. Аны искә алуларыбыз Фәйрүзә апаның рухына дога булып ирешсен. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев