Логотип Идель
Белми калма

«ФӘТХУЛЛА ХӘЗРӘТ 2022», «ИКЕ ГАБДУЛЛА» ҺӘМ «СӘХНӘ АРТЫ»: КАРИЕВ ТЕАТРЫ ЭКСКУРСИЯЛӘРГӘ ЧАКЫРА

Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры 35 юбилей сезонында театр тарихына һәм аны тудырган шәхесләргә тагын да якынаерга чакыра. Яңа форматтагы экскурсияләр  һәм променадлар театр сөючеләрне битараф калдырмаячак.

Кариев театры «Фәтхулла хәзрәт 2022» театраль променадын, «Ике Габдулла» сәяхәтен һәм «Сәхнә арты» эскурсиясен тәкъдим итә.

Кызыклы һәм мавыктыргыч «Фәтхулла хәзрәт 2022»  театраль променады Казанның Иске Бистә урамнарында узачак: катнашучылар Фәтхулла хәзрәт белән Казанның тарихи урыннары буенча сәяхәт кылачак, истәлекле урыннарда аның белән фотога төшә алачак.

Үзенчәлекле «Ике Габдулла» тарихи-театраль сәяхәттә катнашучылар Кариев театры – Тукай скверы – Камал театры маршруты буенча самокатларда Казанның Габдулла Тукай һәм Габдулла Кариев белән бәйле булган урыннары буйлап сәфәр кылачак.

«Сәхнә арты» эскурсиясе вакытында исә сәхнә арты тормышы белән танышырга: театрда урнашкан тегү, бутафор цехлары, репетицияләр залы, грим салу бүлмәсе, театрда хезмәт куючыларның спектакльләргә әзерлеген дә күзәтергә мөмкин булачак. 

Экскурсияләр турында тулы мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев