Логотип Идель
Белми калма

ЭЗТАБАРЛАР 300ДӘН АРТЫК КЫЗЫЛ АРМИЯЧЕНЕҢ КАЛДЫКЛАРЫН ТАПКАН

«Узган ел 30дан артык эзләнү экспедициясе үткәрелде, катнашучылар саны 600дән артып китте. Бөек Ватан сугышында һәлак булган 326 сугышчының җәсәде табылды һәм 11 очракта һәлак булучыларның шәхесен ачыклый алдык», – дип сөйләде «Ватан берләшмәсе» региональ яшьләр җәмәгать оешмасы советы рәисе Александр Коноплев матбугат конференциясендә.

Коноплев шулай ук солдатларны ачыкларга аларның медальоннары яки шәхси әйберләре ярдәм итүен дә билгеләп узды. Төгәлрәк билгеләү өчен табылган калдыклардагы һәм фаразланган туганнарның ДНКлары чагыштырыла.

Гыйнвар ахырында исә Татарстанда «Хәтер Маршы» проекты старт ала. Эзтабарларның беренче төркеме Түбән Кама, Чаллы һәм Чистайга барачак, анда укучыларга, студентларга үзләренең эшләре һәм экспедицияләре турында сөйләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев