Логотип Идель
Белми калма

Эссе көннәр кире кайта!

Бу атна уртасында кабат эссе көннәр әйләнеп кайтачак. Кайбер чыганаклар буенча, ялларга һава 30-31 градуска кадәр җылыначак.





«Арктикадан салкын атмосфера фронты килүгә бәйле рәвештә республикада бераз суытып җибәрде. Әмма хәзер җәйнең кызу вакыты, 21 июньдә җәйге кояш торгынлыгы күзәтеләчәк. Бу атнада республикага кабат эссе көннәр әйләнеп кайта. РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, пәнҗешәмбе, 20 июньдә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +26 градуска кадәр күтәреләчәк», - диде КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Хәзер эссе дулкыннарны салкын дулкыннар алыштыра. Бу җәй өчен хас күренеш. РФ Гидрометеоүзәге фаразларына караганда,  атна уртасында температура күтәрелә башлаячак. Әйтик, 19 июньдә көндез +25 градуска кадәр җылыта.

РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, 17 июньдә көндез +22, 17сеннән 18 июньгә каршы төндә +8 градус җылы булачак. 18 июньдә көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +22 градуска кадәр күтәреләчәк. 18еннән 19 июньгә каршы төндә +13, 19ыннан 20 июньгә каршы төндә +15 градуска кадәр җылыта. 15еннән 20 июньгә кадәр көн саен яңгыр көтелә.

«Төнге һәм көндезге температуралар күтәрелә башлый, җәй дәвам итә. Июньдә уртача тәүлеклек температураның күпьеллык климатик нормасы 18-19 градус тәшкил итә. Дүшәмбе-сишәмбедән температура арта башлаячак һәм нормадан югары күтәреләчәк», - диде КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

РФ Гидрометеоүзәге мәгълүматларыннан күренгәнчә, июнь аенда төнлә уртача температура +12,3, көндезге сәгатьләрдә +22,7 градус тәшкил итә.

/tatar-inform.tatar/




Тагын укыгыз: Җәй айларына сынамышлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев