Логотип Идель
Белми калма

ЭШ ЭЗЛӘСӘҢ, «ЯШЬЛӘРГӘ ЭШ» ПРОЕКТЫНДА КАТНАШ

Татарстанда 5-20 апрель көннәрендә «Яшьләргә эш» («Работа молодым») дигән work-тур узачак. Проект дәвамында 10 шәһәрдә эшкә урнашырга ярдәм итә орган портал турында сөйләнеләчәк һәм эш тәкъдим итүчеләр белән дискуссияләр оештырылачак.

– Әлеге чара яшьләргә эш табарга ярдәм итү максаты белән оештырыла, - дип сөйләде республиканың Студентлар хезмәт отряды үзәге директоры урынбасары Алия Адиева.

Тур вакытында оештыручылар Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Яшел Үзән, Арча һәм Лаешка барачак.

Шулай ук чарада вакансияләр маркеты оештырылачак. «Анда 14-35 яшьлек һәркем үзенә вакытлыча эш таба алачак», - дип сөйләде ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.

– Маркетта эш тәкъдим итүчеләр үзләре дә булачак. Эшкә урнашудан курыксагыз, борчыган, кызыксындырган сорауларыгызны аларга бирә аласыз. Һәм шул ук көнне эшкә урнашу өчен әңгәмәгә дә язылырга мөмкин булачак, - ди ул.

Биредә һәр кешегә үзенең көчле һәм йомшак якларын билгеләргә дә ярдәм ителәчәк, дип вәгъдә итә оештыручылар.

Тулырак мәгълүмат сылтама буенча: https://taplink.cc/rabota.tatar

Фотолар Яшьләр эшләре министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев