Логотип Идель
Белми калма

Элвин Грейның Мәскәүдә концерты булачак /видео/

«Әлеге егетне белмәгән кеше юктыр инде, мин үземне бу көннәрдә аны әле генә белә башлагандай хис иттем. Башымда перезагрузка булды», дип уртаклаша Элвин Грейның Казандагы юбилей концертларыннан соң Tatar today яңалыклар порталы баш мөхәррире Рөстәм Исхакый. Бу шәхесне үзегезгә яңача ачу өчен аның белән Татарстан башкаласында концерты тәмамлануга алган әңгәмәсен укырга тәкъдим итә ул:

[embed]https://youtu.be/X_BAFbeZ8A4[/embed]

Манма су булып сәхнәдән кергән Радикның, тирләрен сөртә-сөртә әңгәмә бирүе, «Туган телләребезне үстерү теләге йөрәктә минем» дип әйтүе тәэсирле булды.
 – Юбилей концертың Мәскәүдә булмады. Анда киләсе концертыңны кайчан куярга планлаштырасың?

– 2020 елның 29 февралендә Мәскәү каласында концерт булачак.

– Казандагы юбилей концертында син башта русча гына җырладың – җырладың да, аннары татарчага күчтең, бу сценарий буенча шулай булырга тиеш идеме?

– Мин һәр милләткә русча әйтмешли “уважительно отношусь”. Һәр концертта 30% русча, 30% башкортча һәм калган 40% татарча җырлар башкарырга тырышабыз, ягъни Татарстанда булганда күбрәк татарча, ә Башкортстанда күбрәк башкортча җырлыйм. Бүген Казанда, шуңа татарча җырлар күбрәк була инде.

– “Туган тел”не җырлавың аеруча игътибарга лаек. Молодец! Каян килде бу идея? Берәрсеннән күрдеңме? Гадәттә Фирдүс Тямаев апрель аенда җырлый башлый иде. Индонезия егете Аллан Андерсенга бу җырны ничек өйрәттең?

– Концертта иң шәп момент ул – бөтен яшьләрнең бергә җырлавы. 3 көн буе җырладык менә. Мин аңа әйттем: “Брат, син бу җырны белергә тиешсең, чөнки бу җыр Татарстанның, Башкортстанның халык җыры”. Кем Татарстанда булган, шул бу җырны белергә тиеш инде.

– Ә сценарий ничек язылды?

– Алдан уйлап эш итмәдек. Үз — үзеннән барлыкка килде инде. Шулай дуслар килә торды җырларга, мин чыгара бардым. Алдан әйтеп тору булмады.

– Яңа дуэтларыңны әйтеп кит әле.

–Мин дуэтларны үземнең лейбл белән җырлыйм, махсус беркемне дә чакырмадым. Фирдүс белән генә ярты ел элек бу хакта сөйләшкән идек.

– Мәскәүгә китәсең дип әйттеләр, дөресме?

– Әйе, дөрес.

– Димәк син шунда даими яшәргә каласың?

– Мин бит бөтен җирдә булам. Бер атна Мәскәүдә, бер атна Казанда, хәтта Таиландта да, бер атна өйдә, бер атна кызымда.

– Ә өең кайда соң синең? Әниең, гаиләң белән кайда торасың?

– Прописка безнең Башкортстанда. Анда Гафури каласы бар, Красносольск районының нәкъ үзәгендә яшибез.

– Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфада туган көнеңә килде. Аның белән нәрсә турында сөйләштегез? Башкорт телен үстерү программасын уйлап таптыгызмы әллә?

– Ул котларга гына килде.

– Башкорт телен үстерү өчен нинди дә булса идеяләр уйламадыгызмы әле?

– Башкорт телен дә, татар телен дә үстерү теләге гел минем йөрәгемдә. Ул минем күптәнге хыялым.

– Радий Хәбиров белән шул хакта сөйләшүләр булдымы әле?

– Булачак.

– Булачак?

– Ә кем белсен?! Аны күп белергә кирәкми.

Рөстәм Исхакый//Алинә Бариева

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев