БДИ алдыннан нишләргә ярамый?

БДИны уңышлы тапшырыр өчен вакыт һәм мәсьәләләрне этапларга бүлергә кирәк. “Былтыр иң уңышлы укучы Руслан Сәлимгәрәев дүрт БДИсының өчесен – 100, тагын берсен – 98 баллга язган. Уңышка ирешергә ярдәм иткән төп нәрсәләре – планлаштыру һәм имтиханны визуализацияләү булган”, – ди “Учительская газета”ның баш мөхәррире Арслан Хасавов.
Имтихан алдыннан нинди “ритуал”ларны эшләргә кирәк?
- Йокыны туйдырырга (имтиханга 1 атна калганда, аеруча).
- Яхшы итеп тукланырга.
- Стресс ситуацияләрдән качарга, ягъни имтихан алдыннан яшүсмернең тыныч, салмак режимы булдырылырга тиеш.
- Тынычландыра торган дарулар эчәргә ярамый. Чөнки ул игътибарлылыкка йогынты ясый.
- Әти-әниләргә балаларына теләсә нинди ситуациядә дә ярдәм итәргә, анда ышаныч тудырырга кирәк.
- Укучыга, БДИның мөһимлеген аңласа да, вакыйгаларның төрле хәл булуын күзаллап эш йөртергә кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
1 февраль 2023 - 12:31
-
31 гыйнвар 2023 - 12:10
-
30 гыйнвар 2023 - 16:27