Логотип Идель
Белми калма

«Барыбыз бергә коррупциягә каршы!» конкурсы башлана

Яшьләр өчен «Барыбыз бергә коррупциягә каршы!» коррупциягә каршы иҗтимагый реклама конкурсы башлана. Ул 1 июньнән 1 октябрьгә кадәр барачак.

Россиянең Генераль прокуратурасы татарстанлылыарны яшьләр өчен «Барыбыз бергә коррупциягә каршы!» коррупциягә каршы иҗтимагый реклама конкурсында катнашырга чакыра. Әлеге бәйге коррупциягә каршы чараларның популярлыгын арттыру максатыннан, шулай ук әлеге тискәре иҗтимагый күренешкә җәмгыятьтә дөрес караш тәрбияләү өчен уздырыла.

Конкурста 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булучылар катнаша ала. Моның өчен плакат яки видеоролик форматында «Барыбыз бергә коррупциягә каршы!» темасына иҗтимагый реклама әзерләргә кирәк. Эшләрне www.anticorruption.life рәсми порталында регистрацияләргә кирәк.

Эшләр ике номинация буенча кабул ителә: «Иң яхшы лакат» һәм «Иң яхшы видеоролик». Аларны 2019 елның 1 июненән башлап 1 октябренә кадәр кабул итәчәкләр.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы декабрь аенда узачак һәм ул Халыкара коррупциягә каршы көрәшү көненә багышланган булачак. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.

Тулырак мәгълъмат: http://www.anticorruption.life/ сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев