Логотип Идель
Белми калма

«БАЛАЛАРЫГЫЗНЫ МӘКТӘПКӘ МАШИНАДА ИЛТМӘГЕЗ!»

Австралия ата-аналарына балаларны мәктәпкә машинада илтмәскә кушканнар. Илткән очракта да мәктәптән 1 чакрым ераклыкта калдырырга киңәш итәләр. Нәрсә булган?

Мәктәпкә кадәр илтсәләр нәрсә була?

Моның сәбәбе шул: әгәр ата-аналар балаларын мәктәптән 1 чакрым ераклыкта калдырса, алар шул араны булса да җәяү атлый, ягъни хәрәкәтләнә.

Әлеге тәкъдимне Австралиядәге бер мәктәп администрациясе тәкъдим иткән.  

Әлеге мәктәп урнашкан Виктория штаты хакимияте үз өлкәләренәге артык авырлыктан интегүчеләр  санын киметү өчен тырыша.

Яңа кагыйдә

Балаларның аз хәрәкәтләнүе һәм шуның нәтиҗәсендә артык авырлыктан интегү мәсьәләсен хәл итү өчен Hamilton North Primary хезмәткәрләре яңа кагыйдә уйлап тапкан: машинадан алып сыйныфларга хәтле булган ара 800 метрдан да азрак булмаска тиеш.

“Кайбер балаларның мәктәпкә бер тапкыр да җәяү барганнары юк”

Әлеге җирлектә яшәүче педиатр һәм диетологлар әйтүенчә, алар еш кына гомерләрендә бер тапкыр да мәктәпкә җәяү барып карамаган балалар һәм яшүсмерләрне очрата икән.

Үзгәрешләр бармы?

Җитәкчелекнең тәкъдимен алга алып, аны үти башлаучылар инде үзгәрешләр дә сизә башлаган. Күпмедер араны җәяү үткәннән соң аларның дәрестә игътибарлары арткан, мәгълүматны яхшырак үзләштергәннәр, кәефләре күтәрелгән һәм азрак арый башлаганнар.

Бу тәкъдим актив яшәү рәвеше алып баруга әле беренче генә адым түгел. Әлеге мәктәптә моңа кадәр үк саф һавада күнегүләр ясау өчен вакыт бүлеп бирелә торган булган.   Балаларның сәламәтлеген бәялүче белгечләр шуннан соң артык авырлыклары булган балалар санының 4%ка кимүен әйтә.

“Артык авырлыклы” саннар

Австралиядә авырлык мәсьәләсе балаларга гына кагылмый. Статистика буенча андагы 75% ир-атка һәм 60% хатын-кызга да аннан котылу начар булмас иде. 2017–2018 елларда Австралиядәге артык авырлыклары булмаган кешеләр 31%тан да артмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев