Логотип Идель
Белми калма

«АВГУСТ САНЫНДАГЫ КАЗАН ТУРЫНДАГЫ ТЕСТНЫҢ ДӨРЕС ҖАВАПЛАРЫ»

     1. Казанда барлыгы ничә күпер бар?

А) 1;

Б) 3;

В) 4;

Г) 10.

  1. Тукайны Казанның кайсы базарында сатканнар?


А) Колхоз базары;

Б) Печән базары;

В) Яңа Тура базары;

Г) Вьетнам базары.

  1. Элеккеге Проломная урамын хәзер ничек атыйлар?


А) Бауман урамы;

Б) Тукай урамы;

В) Назарбаев урамы;

Г) Чишмәле урамы.

  1. Миллениум күперендә хәрәкәт ничәнче елда ачылды?


А) 2000;

Б) 2005;

В) 2007;

Г) 2010.

  1. 2013 елдагы Универсиада уеннарының ачылышы кайда узды?


А) Үзәк стадионда;

Б) «Казан Арена» стадионында;

В) Циркта;

Г) Ирек мәйданында.

  1. Сибгат Хәкимнең танылган шигырен искә төшерик әле... Шагыйребез Казан буйлап йөргәндә, күңеле кем белән сөйләшкән?


А) Аллаһ белән;

Б) сөйгән яры белән;

В) миньоннар белән;

Г) Ленин белән.

  1. Казан шәһәренең кайсы бинасы ерактан караганда байракны хәтерләтә?


А) НКЦ (Милли-мәдәни үзәк); 

Б) Камал театры;

В) Кольцо;

Г) андый бина Казанда юк.

     8) Казанда ничә аквапарк бар?

А) 1;

Б) 2;

В) 3;

Г) 4.

    9) Карл Фукс бакчасы кайсы районда урнашкан:

А) Авиатөзелеш районында;

Б) Мәскәү районында;

В) Киров районында;

Г) Вахитов районында.

10) Казанның кайсы мәчетен совет заманында да япмаганнар?

А) Кол Шәриф мәчетен;

Б) Нурулла мәчетен;

В) Мәрҗани мәчетен;

Г) “Ярдәм” мәчетен.

 

Ә хәзер җавапларыңны тикшереп карыйк. Һәр дөрес җавап өчен үзеңә 1 балл язып бар, ялгыш җавап өчен балл язылмый.

Балларыгыз саны 7 яки 7дән күбрәк булса: Афәрин! Сез шәһәребезне яхшы беләсез. Килгән кунаклар берәр әйбер сорый калса, гидлардан да яхшырак җавап бирәчәксез!

Балларыгыз саны 6дан 4кә кадәр булса: тәбрик итәбез, сез Казанны яхшы беләсез. Дөрес, кайбер нәрсәләр сезгә әле мәгълүм түгел, ләкин тора-бара барысын да үзләштерерсез.

Балларыгыз саны 3 һәм 3тән кимрәк икән: Казан сезнең өчен әле серле атау кебек, ләкин борынны салындырырга кирәкми, иң мөһиме – белергә теләү. Ышанабыз, бер-ике елдан Казанны уч төбедәй белә башларсыз. Моның өчен бары тик кызыксынырга һәм күбрәк укырга гына кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев