Логотип Идель
Белми калма

2020 ЕЛДА БДИда НИНДИ ҮЗГӘРЕШЛӘР КӨТЕЛӘ?

1нче курска кабул ителүчеләр “ниһаять, бетте” дип сөенсә, быел 11 гә баручылар бераз дулкынланадыр. Киләсе елда бердәм дәүләт имтиханы биремнәрендә нинди үзгәрешләр көтелә?

Үзгәрешләр әллә ни күп түгел. Мәсәлән, физикадан БДИ да тулы җавап соралган биремнәр саны 2020 елда бергә арта, моңарчы ул 5 иде. Астрофизика өлкәсенә кагылышлы белемнәр бәяләнә торган 24нче бирем бераз катлауландырылган. Хәзер анда ике дөрес җавап урынына өч яки дүрт була ала. Төгәл ничә булуын укучы үзе белергә тиеш.

Рус теле, тарих һәм географиядән кайбер биремнәрне бәяләү шартлары үзгәргән.

Иң күп үзгәрешләр кытай теленә кагыла. Бу аңлашыла да, әлеге фәннән БДИ әле 2019 елдан гына тапшырыла башлады бит.

"Аудирование" бүлегендә биремнәрдә үзгәреш бар:

– 2 диалог форматында текст өстәлгән;

– биремнәр саны 9га калган һ.б.

“Уку” бүлегендә исә биемнәр саны 5кә калган.

Математика, химия, биология, информатика, рус әдәбияты, чит тел (инглиз теле, алман теле, француз теле, испан теле) фәннәреннән имтихан биремнәрендә үзгәрешләр булмаячак.

Педагогик үлчәмнәр федераль институты белгечләре үзгәрешләр турында фикер-тәкъдимнәрне 2019 елның 1 октябренә кадәр fipi@fipi.ru адресы буенча юлларга чакыра.

 

Зилә САБИТОВА әзерләде

 

 

 

Тагын укырга:

 

 

 

БДИда 100 БАЛЛ ҖЫЮ УҢЫШКА ИЛТӘМЕ?

 

 

«Кызым БДИ бирә алмады…»

 

 

АЛТЫН МЕДАЛЬ ӨЧЕН БДИда ӨСТӘМӘ 11 БАЛЛ

 

 

ТАТАР ТЕЛЕННӘН БДИ һәм ТДИ…БИРМИЛӘР?

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Это что за текст такой "нечитабельный". Ужассссс! Исправьте!