Логотип Идель
Ашыйбызмы?

ТӘМЛЕ ИТЕП ҖЫЛЫНАБЫЗ: 4 КАКАО РЕЦЕПТЫ

Салкын гыйнвар айлары каникулларында беләсеңме сине нәрсә җылытачак? Кайнар какао. Әйе, әйе, нәкъ тә шулай! Тик гади какао түгел, ә «изюминка»сы булган тәмле һәм хуш ислесе. Әйдә, бергәләп әзерлик!

БӨТНЕКЛЕ КАКАО

Бөтнек белән шоколад – иң тәмле комбинацияләрнең берсе.

Моның өчен сиңа кирәк булачак:

сөт – 150 мл

шикәрсез какао порошогы – 2 чәй кашыгы

шикәр комы – 2 чәй кашыгы

бөтнек сиробы

Әзерләү процессы:

Сөтне кәстрүлгә сал да, газда әйбәтләп җылыт, тик кайнатып чыгарма. Аннан аңа какао порошогын кушып җибәр. Соңыннан болар янына тәм буенча гына бөтнек сиробын өстәргә кирәк. Әгәр син бөтнек сиробының ни икәнен гомумән белмәсәң, яисә ул синдә булып та, беткән икән, бөтнекле конфетларны эретеп салырга да ярый. Шуннан инде кәстрүлгә бераз шикәр комын салып болгат. Булды! Кайнар вә гаҗәеп тәмле эчемлек әзер һәм синең тизрәк эчеп каравыңны көтә.

КАКАО-ФЛИП

Пс, сөт яратасыңмы? Алайса бу какао сиңа ошаячак. Йомшак һәм шул ук вакытта коктейльне хәтерләткән сөтле тәм шунда ук сине эчтән эретәчәк.

Моның өчен сиңа кирәк булачак:

сөт – 150 мл

шикәрсез какао порошогы – 2 чәй кашыгы

су – 150 мл

йомырка сарысы – 1

шикәр комы – 45 гр

Әзерләү процессы:

Савытта йомырка сарысы белән шикәр комын, агарганчы, миксер белән тугла. Аерым бер кәстрүлдә сөтне газда кайнатып чыгар. Аннан өченче савытка салкын су салып, аңа какао порошогын өстә. Һәм аны уртача утка куеп, кайнатып ал. Соңыннан аңа баштарак кайнаткан кайнар сөтне кушырга кирәк. Ә аннары миксер белән, күбекләнгәнче, аны болгатып тор. Хәзер йомырка сарысы белән кушылган шикәр комын да бу катнашмага салырга онытма. Шуннан соң инде какаоны күбек барлыкка килгәнче тугла. Матур стаканнарың бармы? Шунда салып ләззәтлән!

ДАРЧИН ҺӘМ ТУГЛАНГАН СӨТ ӨСТЕ БЕЛӘН КАКАО

Дарчин (корица) вә тугланган сөт өсте белән какаоның хуш исе бөтен өйгә таралачак. Иң яхшы кофейнялардагы кебек итеп, аны син дә әзерли алачаксың.

Моның өчен сиңа кирәк булачак:

сөт – 150 мл

шикәрсез какао порошогы – 2 чәй кашыгы

шикәр комы – 1 чәй кашыгы

дарчин 1/3 чәй кашыгы

тугланган сөт өсте

Әзерләү процессы:

Монда да шул ук инде. Бөтен рецептлар да бертөрле башлана: аласың кәстрүл, саласың сөт һәм утка куеп җылытасың. Тик кайнатып чыгарма. Шуннан соң аерым савытта шикәр белән какаоны бута, аннан 3 аш кашыгы сөт сал да, бик яхшылап болгат. Әле һаман да утта торган җылы сөткә шушы какаолы катнашманы өстәп кайнатып чыгар. Ә аннары шушында ук дарчин салып, тәмләтеп җибәр. Хуш исле какаоны иң зур стаканга гына салып куясы калды.

КАКАОЛЫ КАЙНАР МОККО

Каһвә белән «авыручыларга» ошар дип өметләнәбез.

Моның өчен сиңа кирәк булачак:

шикәрсез какао порошогы – 3 аш кашыгы

шикәр комы – 3 аш кашыгы

сөт – 3 стакан

су – 1 стакан

тартылган каһвә – 3 чәй кашыгы

тәм буенча хуш исле ваниль

Әзерләү процессы:

Каһвә кайнатыр өчен турка кирәк булачак. Анда су, шикәр, какао порошогы һәм тартылган каһвәне салып кайнатып чыгар. Аннан каһвәне кәстрүлгә бушат һәм сөт өстә. Уртача утта эчемлекне болгатып, бертөрле консистенциягә җиткәнче, җылыт. Какаоны эчәргә мөмкин.

Фото: Freepik.com

Теги: ашау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев