СЫРЛЫ ПЕЧЕНЬЕ

Үзе шикәрсез, үзе балсыз, үзе бөтен кешегә дә ошый... Әлеге сырлы печенье кабымлык урынына шәп вариант. Яңа ел ялларында якын кешеләреңне сөендерәм дисәң, тизрәк пешереп кара. Алар, һичшиксез, битараф калмаячак!

Кирәк булачак:

200 г он

150 мл каймак (кефир)

100 г сыр

50 г атланмай

2 аш кашыгы йомшарткыч (разрыхлитель)

тоз

кара борыч

Ничек әзерләргә:

1.Атланмайны кисәкләргә бүлеп, он салып, блендерда яисә куллар белән  яхшылап бутыйбыз.

2.Угычта сырны олы-олы итеп уып чыгарабыз.

3.Аерым савытка май кушылган онга сыр өстибез һәм 2 аш кашыгы йомшарткыч (разрыхлитель) салабыз. Бераз тоз һәм кара борыч турында да онытмыйбыз. Барысын бергә яхшылап болгатабыз.

4. Килеп чыккан катнашмага 150 мл каймак яисә кефир өстибез дә, тагын болгатабыз.

5. Камыр артык куе һәм артык сыек булмаска тиеш. Әзер камырдан кечкенә түгәрәкләр ясап, табага тезәбез. Печеньеларны 180 °  ка куеп, 25-30 минутка духовкага озатабыз.

Печенье бик туклыклы һәм йомшак булып пешә. Әзер булгач, сырлы печеньеларны Инстаграмга да кертергә онытмассың, яме?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
«КЕШЕЛЕКНЕ МАКТАП КӨН ДӘ КҮКТӘ КОЯШ ЕЛМАЙСЫН»: «АК КАУРЫЙ» ӘДӘБИ ТҮГӘРӘГЕ УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ
1165
0
0
Иҗат
ТӘҮГЕ ҖЫЛЫ
6012
0
1
Иҗат
БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫННАН ӘКИЯТЛӘР
8497
0
0