СОЛЫ ПЕЧЕНЬЕСЫ РЕЦЕПТЫ

Моның өчен безгә банан, йомырка, солы оны, солы ярмасы, чикләвек, йөзем кирәк булачак. Рецептны сылтамага басып карый аласыз.

Нәрсәләр кирәк булачак?

– Банан – 2 шт;

– Йомырка – 1 шт;

– Солы оны – 3 аш кашыгы;

– Солы ярмасы – 5 аш кашыгы;

– Чикләвек, йөзем.

Рецепт:

1) Бананнарны чәнечке белән изәбез, Чикләвек, йөзем йомырка салабыз.

2) Солы оны булмаса, солыны блендерда тарттырып он ясарга мөмкин. Онны һәм ярманы салабыз.

3) Барысын да яхшылап болгатырга.

4) Табаны майлыйбыз. Килеп чыккан массадан печеньеләр әвәлибез һәм табага тезәбез. Өсләренә чикләвек куеп чыгарга мөмкин.

5) 200 С тирәсе кызулыкта 15 минут тирәсе пешерәбез. Суынгач ашыйбыз.

Тәмле булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 март 2021 - 10:43
    ИКӘҮ ЭЧМӘГӘН ЧӘЙЛӘР – Әй, Кар кызы! Кая, бир сумкаңны, озатып куйыйм үзеңне! – Артыннан куып җиткән таныш түгел егетнең сүзләреннән Сәмирә башта сискәнеп китте. Ләкин алай да сер бирмәгәндәй кыланды:  – Миңа ерак түгел, монда гына... Мәшәкатьләнмә, Кыш бабай, – диде. 
    1741
    0
    6
  • 21 март 2021 - 10:13
    «МИН – ТЕЛЕФОН КОЛЫ...» «Мин телефонга бәйле. Бу турыда моңа кадәр үк әти-әнием, дусларым әйтә иде инде. Аларны тыңламый, ишетми идем. Хәзер моны үзем дә аңлый башладым. Чыннан да кереп китәм дә, чыга алмыйм. Көнем дә, төнем дә шул телефонда уза. Бу бәйлелектән ничек тә булса арынып буламы?»
    705
    0
    0
  • 17 март 2021 - 13:39
    СЫРЛЫ ШАМПИНЬОННАР РЕЦЕПТЫ Бу гади һәм бик туклыклы ризык. Өстәлдән иң беренче булып аны сыпырталар. Нәрсәләр кирәк була?
    549
    0
    0

Блоглар