Логотип Идель
Ашыйбызмы?

КИЧКЕ АШКА НӘРСӘ ПЕШЕРЕРГӘ? БЕЗДӘН ИДЕЯ!

Кичке ашка нәрсә пешерергә дип йөрисеңме? Безнең бер шәп идея бар! Тизрәк кереп кара. Рецепт гади, ризыгы ммм-мм-ммм! Тәмлеее-ее-ееее!

Әлеге рецепт ярдәмендә туклыклы һәм тәмле ризык әзерләргә була. Дөгесе таралып тора, тавыгы авызда эреп китә.

Нәрсәләр кирәк була?

Тавык ботлары – 1 кг;

Суган – 1 шт;

Үсемлек мае – 4 аш кашыгы;

Тоз – тәменчә;

Дөге – 1 стакан;

Шулпа (яки су) – 2 стакан.

Ничек итеп әзерлисе?

1. Суганны турыйбыз.

2. Ботларга тоз, борыч сибәбез.

3. Форманы майлыйбыз. Суган кыздырып алабыз.

4. Дөгене яхшылап юабыз. Суган өстенә салабыз һәм 7 минутка мичкә тыгабыз.

5. Аннан дөге өстенә ботларны тезеп чыгабыз.

6. Өстенә шулпаны агызабыз. Фольга белән яхшылап каплыйбыз.

7. Мичтә 190 градуста 45 минут пешерәбез. Аннан фольганы алып, тагын 15 минут пешерәбез.

Ашларыгыз тәмле булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев