Логотип Идель
Ашыйбызмы?

ИНҖИР СЕЗОНЫ АЧЫЛДЫ: АНЫҢ ФАЙДАСЫ ҺӘМ ИНҖИРЛЕ РЕЦЕПТЛАР

Инжир агачы иң борынгы үсемлек булып санала. Башта ул җиләкне үстерү белән Согуд Гарәбстанында, соңыннан Сирия, һәм Мисырда шөгыльләнә башлаганнар. Ә Америкага әлеге агач бары тик XVI гасыр ахырында гына эләгә.

Инҗирдән бик тәмле кайнатма, повидло, торт, кәнфит һәм төрле эчемлекләр ясыйлар. Бу үсемлекнең җимешләрен сыр, ит, йомырка, чикләвек белән ашау да тәмле булачак.

Инҗирдә бик күп файдалы микроэлементлар бар: бакыр, тимер, магний, кальций, калий, шулай ук А, В витаминнары. Әлеге җимештә якынча 24% шикәр бар, ә аның киптерелгәнендә исә  - 37%. Инҗир сезонлы авырулар вакытында бик яхшы булыша. Аннан төнәтмәләр ясап эчү организмга яхшы тәэсир итә, температураны төшерә. Шулай ук бу үсемлекнең җимешләре бөер һәм ашказанының эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Йөрәк авыруларыннан интеккән кешеләрнең исә инҗир кан-тамырларын киңәйтергә сәләтле. Ул артык авырлык, стресс һәм ютәлгә каршы көрәшү өчен менә дигән чара булып санала. Өстәвенә, кәефне дә яхшырта әле, ә соры көз көннәрендә бу бик мөһим!  

Ә бу кызык: инҗир яфракларыннан кайнатылган чәй кандагы шикәрне нормада тоту өчен менә дигән вариант.

Өстә санап үткәнчә, инҗирдән бик тәмле ашамлык һәм эчемлекләр әзерләп була. Шуңа күрә без сезгә инҗир кушылган 2 рецептны тәкъдим итәбез.

1. Инҗирле пирог

Моның өчен кирәк булачак:

6 данә инҗир

150 г кефир (җылы)

110 мл үсемлек мае

3 данә йомырка

150 г шикәр

250 г бодай оны

30 г әстерхан чикләвеге (вакланган)  

1,5 бал кашыгы йомшарткыч (разрыхлитель)

0,5 бал кашыгы сода

1/3 бал кашыгы тоз

Бер савытта йомырка, шикәр комы, тозны яхшылап болгатабыз да, алар янына үсемлек маен һәм җылы кефирны өстибез. Аннан соң аерым савытта он, йомшарткыч, сода һәм блендер аша вакланган әстерхан чикләвеген салабыз. Ә хәзер ике савыттагы ингредиентларны бергә кушып, бик яхшылап болгатабыз һәм әзер массаны табага салабыз. Иң соңгы эш итеп, инҗирне икегә яисә дүрткә бүлгәләп, камыр өстенә тезәбез дә, духовкага 35-40 минутка пирогны куябыз. Искиткеч пирог әзер!

2. «Сөт+инҗир» эчемлеге

Бигрәк тә кечкенәләр әлеге эчемлекне яратып эчәчәк.  Сөтле инҗир ютәлдән котылырга булыша.

Моның өчен кирәк булачак:

6-7 данә инҗир

200 мл сөт

теләгән кадәр бал яисә шикәр комы салырга була

Башта сөтне газда 60-70 градуска кадәр кайнарлатып алабыз (кайнатып чыгармыйбыз!). Инҗирләрне савытта бүлгәләп, чәнечке белән сытып, алардан пюре ясыйбыз. Шуннан соң пюре өстенә кайнар сөтне салабыз да, 3-5 минутка калдырабыз. Баллы булсын өчен, әлеге эчемлеккә бал яисә шикәр комы өстибез. Тәмле һәм файдалы эчемлек әзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев