Логотип Идель
Ачыш

ЯЗГА ӘЗЕР БУЛ!

Тәрәзәнең теге ягында яз! Метр ярым карның гына эреп бетәсе калды.

Апрель аен файдалы һәм матур итеп уздырыйм дисәң, безнең киңәшләргә күз сал:

1. Хатирәләр өчен махсус куен дәфтәре (блокнот) булдыр. Анда үз фикерләреңне, күзәтүләреңне язып бар. Яза белмәсәң дә яз. Иң мөһиме - алар чын күңедән булсын.

2. Кичен көн дәвамында булган берәр шатлыклы вакыйганы исеңә төшер. Дөнья матур, килешәсеңме?

3. Дөрес туклана башла. Яшелчә, җиләк-җимеш аша. Үз рецептларыңны булдыр.

4. Киемнәреңне барла, җылыларын киләсе көзгә кадәр ераккарак алып куй.

5. Табигатьне фотога төшер. Синең күңел күзең күргәннәрне башкалар да күрсен.

6. Сәламәтлеңне кайгырт. Витаминнар эчеп алсаң да комачауламас.

7. Язгы плейлист булдыр.

8. Күптәннән укырга теләп йөргән китапларыңның исемлеген төзе. Һәм, ниһаять, укый башла! Укыганнарын дусларыңда бүләк итсәң дә ярый, сиңа гына акыллы булырга димәгән.

9. Һәр көн иртән пәрдәләрне ач, бүлмәне җилләт. Язгы кояш нурыларын булдыр алган кадәр үзеңә сеңдерергә тырыш.

10. Языңны ачык төсләргә бает: мәсәлән, яңа ручка сатып ал. ?

11. Кешеләрне кичерергә өйрән, үпкәләп йөреп бары тик үз кәефеңне генә төшерәсең.

12. Шигырьләр укы: Такташмы ул, Есенинмы әллә Байронмы – иң мөһиме синең күңелеңне кузгатсын, яңа эшләргә илһамландырсын. Бигрәк тә ошаган юлларын күчереп ал, теләсәң, диварга да элеп куярга мөмкин.

13. Гөлләр утырт яки булганнарын күчереп утырт. Ышан, күзләрең генә түгел, күңделең дә ял итәр. Моның өчен бу эшне теләп һәм яратып эшләргә кирәк, билгеле.

14. Һәм онытма: тормыш гүзәл, яшәү матур. Күтәренке кәефне дә, боегын да син үзең сайлыйсың. Елмай!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев