Логотип Идель
Ачыш

ИСЕМНЕҢ ЙОЛДЫЗЛЫ КОДЫ

Исемебез – җаныбыз һәм язмышыбыз ачкычы, үз «мин»ебезнең төгәл чагылышы ул. Төрле очракта безне төрлечә атап йөртергә дә мөмкиннәр (өйдә, мәктәптә, дусларыбыз, якыннарыбыз...), һәм андый очракта без башка планета карамагында булабыз. Шулай да иң мөһиме – үзебезне нинди исем белән тәңгәлләштерүебездә.

Санап чыгарылган билгеләр һәм күк җисемнәре бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Тормышыңа нинди дә булса йогынты ясаучы планетаны һәм аның белән бәйле санны игътибарга алмыйча, сан кодын исәпләү мөмкин түгел.

1дән алып 9га хәтле һәр сан нинди дә булса планетага туры килә. Бу исәп ярдәмендә без үзебезне һәм әйләнә-тирәдәгеләребезне аңлау мөмкинлегенә ирешәбез. Шәхси кодны исәпләп чыгарып, без конкрет тормышка йогынты ясаучы планетаны ачыклый алабыз.

Нумерология таблицасы буенча (язманың ахырында), кайсы санга кайсы хәреф туры килүен карап, үз исем-фамилиягез саннарын кушып чыгыгыз. Мәсәлән, Юлия Ильина коды:

5+4+1+6=16

1+4+3+1+6+1=16

16+16=32

3+2=5

Хәзер килеп чыккан санның кайсы планетага туры килүен тикшерегез.

Шундый ук рәвештә үзегез сайлаган ниндидер көн (дата) санын да исәпләп, тамыр санын табарга мөмкин. Әлеге гади исәп, астрологик анализдагы кебек үк, үз-үзеңне аңларга булышыр. Бу ысул төрле характерларны чагыштырырга, нинди кешеләрнең бер-берсенә туры килүен, ә кемнәрнең бөтенләй капма-каршы булуын белергә дә ярдәм итә.

Димәк, планеталар:

1 – Кояш. Берле – башлангыч, һәр нәрсәнең чыганагы. Ул теләсә кайсы сан эчендә бар. Кояш яклавындагы кешеләр, кагыйдә буларак, көчле шәхесләр, лидерлар. Алар импульсив (хәрәкәтчән), бервакытта да күләгәдә калмыйлар. Һәр эштә диярлек уңышка ирешәләр. Аларга властька омтылу, олы җанлылык, гаделлек, җаваплылык, инициативалылык сыйфатлары хас. Үзләре төркемендәге кешеләр белән гармонияле мөнәсәбәттә яшиләр.

2 – Ай. Ай үз карамагындагыларга эмоциональлек бүләк итә. Бу кешеләр ачык күңелле, хәтта беркатлы. Башкалар белән җиңел аралаша һәм әйләнә-тирә мохиткә тиз ияләшә. Алар нечкә интуициягә ия, шуның нәтиҗәсендә, зур тырышлык куймыйча да максатларына ирешә ала. Моның өчен турыдан бәрмичә, җиңелрәк, әмма барыбер лаеклы юллар табалар. Гомумән алганда, холыклары катлаулы түгел, әмма кәефләре төшенке чаклар була. Мондый хәлдән аларны, әйтик, беренче төркемдәге, эмоциональ яктан көчлерәк иптәшләре тартып чыгара ала. Ай кешеләре гаилә һәм никахка бик җитди карый, сайлаган ярларына тугры. Моннан тыш, алар – интраверт, кайчакта йомык, аз сүзле булырга мөмкин. Эчке проблемаларын тышка чыгармыйча хәл иәргә тырышулары кәефләренең үзгәреп торуына китерә. Аларны кеше көенә “биетү” җиңел түгел. Алар бәйсез, дипломат һәм җаваплылык хисенә ия.

3 – Юпитер. Бу планета оптимистлык хисе бүләк итә. Юпитер карамагындагылар башкаларга ихтирам белән карый һәм үзләренә дә шундый ук мөнәсәбәт көтә. Алар, магнит кебек, бәхет һәм гармонияне тартып китерергә сәләтле. Әрсез булмасалар да, теләгәннәренә ирешә беләләр. Үз-үзләрендә «казынырга» хирыслар, һәм бу сыйфатлары яхшы гына нәтиҗәләргә дә китерә. Үз-үзләрен яхшы өйрәнгәнлектән, башка кешене дә беренче караштан бәяли алалар. Кешенең идеаль түгеллеген аңлап, камилләшүгә омтылалар, ләкин башкалардан моны таләп итмиләр. Ярдәмгә һәм таянычка мохтаҗларны яклыйлар, риясызлар, сәяхәт итәргә яраталар. Үз планетасы, алтынчы һәм тугызынчы типлар белән мөнәсәбәтләре яхшы.

4 – Уран. Бу категориядәгеләр бик үзсүзле һәм үҗәт. Алар дөньяга үз күзлекләреннән карый, үз тормыш принциплары бар һәм, шулардан чыгып, гомуми яшәеш кагыйдәләрен кабул итмиләр. Төп сыйфатлары – бәйсезлек. Алар җаваплы, табигатьне яраталар һәм үзләренә тиң дуслар эзлиләр. Иптәшләре күп, алар белән рәхәтләнеп аралашалар. Бу типтагы кешеләр хәрәкәтчән, аралашучан, хезмәт сөючән. Хәтерләре яхшы, тик еш кына нервланучан, ярсучан булалар. Мондый кешеләр оештыру сәләте белән дә аерылып тора.

5 – Меркурий. Бу типтагы кешеләр – бик тә тере һәм зирәк акыл ияләре. Инициатива күрсәтергә сәләтлеләр, шартларны (обстановканы) үзгәртеп торуны, яңалыкларны яраталар. Торгынлыкны сөймиләр. Теләсә нинди эшкә тотыналар һәм башкарып чыгалар. Җитезлек – аларның канында. Тиз эшлиләр, тиз уйлыйлар, карарларны тиз кабул итәләр. Меркурий йогынтысындагы кешеләр белемгә омтыла, үз-үзләренә тәнкыйть белән карый. Дусларын да тәнкыйтьли белә, әмма моны аларны үпкәләтмичә, урынлы һәм йомшак итеп эшли. Гаилә тормышында кирәкле шактый сыйфатларны үзенең сөйкемлелеге белән алыштыра. Алар хуҗалык эшләрен яратмыйлар, әмма тормышның бөтен якларына кызыксынып карыйлар. Барлык типтагы кешеләр белән дә уртак тел табалар диярлек.

6 – Венера. Билгеле инде, әлеге типтагылар – хисчән һәм мәхәббәткә омтылучан. Алар шул дәрәҗәдә сөйкемле ки, тормышта характер ныклыгы һәм зирәк акыл таләп иткән кыен очраклардан да, әлеге сыйфатлары булмаганлыктан, шул сөйкемлелекләре ярдәмендә котылып чыга алалар. Алар гүзәллекне, илаһилыкны ярата. Сәнгатьнең теге яки бу өлкәсендә танылуга ирешә. Яраткан шөгыльләренә акчалары һәрвакыт җитә, чөнки еш кына бай кешеләр белән никахта торалар. Тышкы яктан матур, әмма күбесенчә һавалы булалар. Заман белән бергә атлыйлар, яңалыкларны тиз кабул итәләр. Алларына берәр максат куелса, искиткеч тырышлык, хезмәт сөючәнлек күрсәтергә дә сәләтлеләр.

Әмма, барыннан да бигрәк, җаннары-тәннәре белән ял итәргә яраталар. Холыклары тыныч, яраклашучан. Тугыз типның теләсә кайсы белән килешә ала.

7 – Нептун. Бу планета Ай белән үзара бәйлелектә тора, шуңа да Нептун кешеләре икенче типтагылар белән җиңел яраклаша. Гадәттә, алар юл куючан, йомшак холыклы. Дин һәм философия белән мавыгалар. Әмма фәлсәфи акылга ия шәхесләргә хас булганча, тормышчан түгелләр. Шуңа күрә еш кына акчалары булмый, булса, бик тиз юкка чыга. Гадәттән тыш акыл сәләте даһи фикерләр тууына сәбәп була. Ләкин, җыйнаксызлыклары аркасында, нептуннар башлаган эшләрен ахыргача җиткерә алмыйлар. Алар азартлы уеннарга да хирыс. Табигатьләре буенча хисчән, якыннарына рәхимле, кызганучан. Физик яктан йомшаграклар, карарларны авыр кабул итәләр. Көйсезлекләре дә бар, үзләрен нәрсәдән дә булса ваз кичәргә мәҗбүр итә алмыйлар. Нечкә күңелле, хисчән булганлыктан, бәхәсләр һәм ызгыш-талашларны өнәмиләр.

8 – Сатурн. Мондый типтагы кешеләр – ялгыз, әйләнә-тирәдәгеләрнең үзләрен аңламавы белән еш очраша. Тыштан салкын тоелсалар да, бу – күңелләре белән җылылыкка һәм иминлеккә тартылуларын яшереп торучы маска гына. Сатурн кешеләре җиңелчәлекне яратмый һәм уйланмаган карарлар кабул итми. Алар стабильлеккә, матди тотрыклылыкка омтыла. Һәм моңа тир түгеп, зур тырышлык белән ирешә, аларга берни дә җиңел генә бирелми. Үзара бәйләнешләрдә, гадәтләрдә, эштә – һәр нәрсәдә даимилек саклыйлар. Картайган көннәрендә матди тормышлары бөтен булучан. Болардан тыш, үҗәтлекләре дә куелган максатларына ирешергә булыша. Төгәллек, саклык, яхшы мәгънәдә исәп-хисапчыллык, хезмәт сөючәнлек – аларның төп сыйфатлары. Сатурн кешеләре, гадәттә, буйсынмый, ә буйсындыра. Алар тугры, даими, аларга таянырга була. Икенче тип кешеләре белән гармонияле мөнәсәбәттә.

9 – Марс. Яклаучы планеталары кебек үк, бу билгедәге кешеләр бар нәрсәне үз көчләре белән яулап алырга әзер. Марслар читтән нинди дә булса ризасызлык, каршылык тойсалар да, моңа игътибар итмичә, икеләтә көч белән көрәшкә ыргылалар. Марс кешеләре батыр, кыю, корычтай көчле ихтыярлы. Әмма еш кына импульсив булулары, көчләрен чамаламыйча, уйламыйча гамәл кылулары планнарын җимереп төшерергә дә мөмкин. Моннан тыш, алар үз-үзләрен артык сөя, һәм бу гадәтләре гаилә тормышында, дуслары белән мөнәсәбәттә проблемалар китереп чыгара. Оештыру сәләтләре көчле, буйсынырга яратмыйлар. Табигатьләре белән лидер. Булдыклы, инициативалы, актив, энергияләре ташып тора.

Таблица


























































1 2 3 4 5 6 7 8 9
 А  Б В  Г Д Е  Ё Ж  З
 И  Й К Л  М  Н  О  П Р
С  Т  У Ф Х Ц  Ч Ш Щ
Ъ Ы Ь Э Ю Я

 

Жанна Амосова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев