Логотип Идель
Ачыш

ЧАҢГЫЛАРНЫ ӘЗЕРЛӘГЕЗ!

«Кышка иртәрәк, әле кар да яумады» дияргә ашыкма. Күз ачып йомганчы, килә дә җитә ул. Ә чаңгы, тимераякларны бүгеннән үк хәзерли торсаң була. Чөнки Казан җитәкчеләре чаңгы юллары турында кайгырта башлаган.

Чаңгы юллары


Быел Җиңү паркы һәм «Крылья Советов» паркында яңа чаңгы юллары пәйда булачак. Горки-Әмәт урман-паркындагы юлларны да профессионал һәм һәвәскәр чаңгычылар өчен яраклаштырачаклар. Шулай ук Горький паркы, Нагорный бистәсе янындагы каенлыкта, Юдино, Чабакча бистәсендә дә чаңгы юллары булачак.

Казанда кышкы сезон башлану белән, 10 чаңгы базасында прокат пунктлары да үз эшен башлый. Аларда барлыгы 1500 пар чаңгыны прокатка алып булачак.

Киров районының 3 гимназиясе янында беренче тапкыр чаңгы базасы булдырыла. Анда чишенү һәм тренер бүлмәләре булачак.

Шугалаклар


Быел Татарстан башкаласында 19 шугалак эшләячәк. Аларда 3700 пар тимераяк прокатка бирелә. Алар:

-​ ясалма бозлы “Ракета”

- “Трудовые резервы” стадионнары

-​ ​ Кремль яр буендагы шугалак

-​ ​ “Тасма”

-​ ​ “Локомотив”

-​ ​ “Мотор”

-​ ​ “Казан-Арена” стадионнарындагы ачык шугалаклар

-​ ​ Дубравная урамындагы шугалак

-​ ​ Чирәмдәге хоккей үзәге

-​ “Солнечный” ял итү базасы

-​ шулай ук 8 ябык боз аренасы.

Йортлар һәм мәктәп территорияләрендә 78 пластик хоккей тартмачыкларда боз катырылачак. Биредә үк “Алтын алка” клубы бүләкләре өчен яшь хоккейчылар Бөтенроссия ярышларының шәһәр этабы уеннары узачак. Буш вакытларда аларда шәһәрлеләр бушлай шуа алачак.

Кышкы сезонда Казанда төрле спорт чаралары уздыру каралган. Алар арасында – 10 чемпионат һәм Казан шәһәре беренчелекләре, 13 турнир һәм 9 кышкы спорт төрләренең спорт-массалы чаралары.

Бүгенге көндә муниципаль балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче 3000 бала 13 кышкы спорт төре белән шөгыльләнә:

-​ ​ хоккей (1223)

-​ фигуралы шуу (427)

-​ ​ тимераякта йөгерү спорты (213)

-​ ​ керлинг (58)

-​ ​ чаңгы ярышлары (605)

-​ ​ туплы хоккей (339)

-​ ​ кышкы спортив ориентирлашу (143)

-​ ​ фристайл (20)

-​ ​ сноуборд (40)

-​ ​ трамплиннан сикерү (46)

-​ ​ чаңгы ике төр ярышы (101)

-​ ​ тау чаңгысы спорты (54)

-​  биатлон (58).

Кышкы спорт төрләре буенча Татарстан җыелма командасына Казан шәһәренең муниципаль балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләренең 68 спортчысы керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев