Логотип Идель
«ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – ГАЗ»: ТЕКСТ НОМИНАЦИЯСЕНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ

МАХСУС БҮЛӘК(ФӘННИ ЭШ): ЗИННАТУЛЛИНА ЛӘЙСӘН

24 ноября 2021, 16:03
538
0
0

Яңадан нурланыш проблемасы

 

  Соңгы елларда бик актуаль  тема – һаваның электромагнит зарарлануы. Бәлки, шуңадыр да физика дәресендә үткән  «Электромагнит дулкыннар» темасы минем бу иҗади эшемә этәргеч булды.

  Электромагнит дулкынның тәэсире бик күп авыруларга сәбәп булып тора. Бигрәк тә, югары көчәнешле чыбыклар булган жирдә кешеләр баш авыртуга, хәлсезлеккә зарланалар.

  Кайбер металдан ясалган предметлар яңадан нурланыш бирә. Мәсәлән, төзелештә эшли торган кран, антеннага әйләнеп, тавыш, музыка чыгарырга мөмкин.

  Эзләну эшләре вакытында электромагнит дулкыннарның зарарын күп тапкырлар  исбатларга туры килде. Газ темасына багышланган бер эшемә тукталасым килә. Мин яшәгән Тынычлык бистәсендә урнашкан балалар бакчасын җылыту өчен төзелгән бинадан, биеклеге 30 метр  чамасы  газ торбасы күренеп тора. Торба өстендә яшен үткәргеч белән металл боҗра, ә аскы  җирендә  металл шина бар. Болар барысы да газ торбасын антеннага әйләндерә. Торба тирәсе тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган.  Бу ара торбаның яңадан нурланыш тудырган кыры.                             

  Без, мәктәптә, электромагнит кырның тәэсирен өйрәнү өчен бик кыска дулкында эшләүче индикатор ясадык. Ул диаметры 20 см булган бакыр түгәрәктән, алмаш һәм даими конденсаторлардан, диод күпереннән тора.  Бу детальләр барысы да үтә сиземле тестер исемле  приборга  тоташтырыла. Үлчәү чиге 200 мВ ка исәпләнгән. 

  Газ торбасы янына,  кулдан ясалган электромагнит кырының тәсирен күрсәтүче индикатор белән барып тәҗрибә уздырдык. Әгәр дә кеше өчен куркыныч булмаган көчәнеш  бер метрга 5В булса, без торба янында бер метрга  6В икәненә инандык.

 

Димәк, газ торбасы янында барлыкка килгән яңадан нурланыш кеше өчен зыянлы. Мондый тәҗрибәләрне кесә телефоны  белән дә уткәрергә була. Ара ерагайса, электромагнит кырының тәэсир итү көче дә кими. 

 

  Безнең өчен яшәү чыганагы булган газ, дөрес итеп кулланганда кеше тормышында бик күп файда китерә. Ләкин, зур оешмаларда, биек  газ торбалары куйган вакытта яңадан туган нурланышны исәпкә алып, кеше тора торган йортларны бу бинадан ераграк итеп төзергә кирәк.

  Россия кулланучылар һәм тикшерү оешмалары хәбәр иткәнчә, яңадан нурланыш остәмә өйрәнеләчәк.

 Һәрбер йортны бер көндә тикшереп булмый, ләкин үзебез ясаган прибор белән бу проблеманы хәл итәргә була.

Нет комментариев