Логотип Идель
«ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – ГАЗ»: ТЕКСТ НОМИНАЦИЯСЕНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ

ХАЗИЕВА АЙЛИЯ КЫЗЫКСЫНДЫРУ БҮЛӘГЕ

24 ноября 2021, 15:36
516
0
0

Яшәү чыганагы - газ

- Укучылар, исәнмесез! Бүгенге сыйныф сәгате бик мөһим темага багышланачак. Без газның кешелеккә китергән файдасы турында өйрәнербез, ни өчен яшәү чыганагы дип атыйлар икәнен аңларга тырышырбыз,  дип башлады дәресне Гүзәл Исхаковна.

Яшь укытучының сүзләрен ишетүгә, бар класс тынды. 7 нче сыйныф балалары кызыксынып, класс җитәкчесенең сүзләрен тыңлап утырды:

- Белгәнегезчә, газ өйләрне җылытыр өчен кулланыла. Татарстан Республикасына, әйтик, табигый газны “Газпром трансгаз Казан” оешмасы җиткерә. Шулай ук әлеге оешма газны Россиянең үзәк регионнарга, күршедәге чит илләргә транспортлый. Балалар, барысы да аңлашыламы?

Арткы партада йоклап утырган Искәндәр уфылдады һәм зарлана башлады:

- Гүзәл Исхаковна, без ардык ич индее! Җиденче дәрестә баш эшләми, ял итәсе генә килә. Соңгы дәрестә газ турында сөйләгән әйберләрегез безнең бер колактан кереп, икенчесеннән чыгып китәчәк, - дип көлеп куйды әрсез малай.

- Искәндәр, сиңа кызык булмаса, башкаларга комачаулама. Беләсең килсә, безнең өйләр шушы газ ярдәмендә җылылык белән тәэмин ителә. Җылыда яшәгәнеңә рәхмәтле бул, элеккеге заманнарда мондый уңайлыклар булмаган! дип кисәтте укытучы.

- Ә миңа барыбер, иң мөһиме хәзер рәхәт яшибез, дип, малай Гүзәл Исхаковна белән бәхәсләшүен дәвам итте. Янында утырган Илүзә “Укытучы апа белән талашып утырма инде!”- дип төрткәч кенә, Искәндәр янәдән башын партага салды, куллары белән каплады һәм күзләрен йомды. Укытучы сүз артыннан кесәгә кермәүче малайга артык игътибар бирмәде, сөйләвен дәвам итте.

Күпмедер вакыттан Искәндәр уянды. Күзләрен ачарга иренеп, колагы белән укытучы сөйли микән дип тыңлап утыра башлады. Тик нигәдер тып-тын. Малай башын күтәрде, күзләрен уды һәм як-ягына каранды: сыйныфташларыннан җилләр искән! “Ах сезне, мине калдырып киткәннәр! Уятмаганнар да ичмасам! Гүзәл Исхаковна белән бәхәскә кергәнгә шулай эшләгәннәр, ахры. Мин аларга күрсәтәм!” - дигән уйлар белән Искәндәр букчасына ашыга-ашыга китапларын тутырды да, сыйныфтан чыгып чапты.

Киенеп, егет мәктәптән кайтыр юлга чыкты. Урамда буран уйный, ябалак-ябалак кар ява, зәмһәрир суык. Искәндәр башлыгын батырып киде, кулына бияләйләр кидерде. Юлда буран себергәнгә берни дә күренмәде, фонарь утлары да бик тонык иде, малай дөрес юнәлештә барырга тырышса да, адашканын аңлап алды. Ул ниндидер таныш булмаган җиргә килеп эләкте, бары тик якында ниндидер утлар күренә. Бу авыл өйләре иде. Башта Искәндәрнең башына “Бүген нинди начар көн соң!” – дигән фикер килде. Тик берничә мизгелдә ул үзенең аяклары, бит алмалары өши башлаганын абайлады. “Якындагы өйнең ишегенә барып шакыйм әле, хуҗалары кертергә тиеш,”- дип өметләнде. Шыгыр-шыгыр килеп торган кар буенча утлар ягына ашыгып атлады. Ишегалдына кергәч, Искәндәр гаҗәпләнде: бу ниндидер искерәк агач йорт иде. Курку белән генә ишеккә шакыгач, бер хатын чыкты.

- Балам, бу салкында нишләп йөрисең монда?

- Апа, өегездә җылынып чыгыйм әле, буранда югалып калдым, дип ялварды Искәндәр.

Таныш булмаган, ләкин киң күңелле хатын ризалашты:

- Керә генә күр, балам, бу салкында ничек урамда йөрергә кирәк? Быел кыш бигрәк салкын килде.

Искәндәрне өйнең эче гаҗәпкә калдырды: йорт түрендә ап-ак мич урнашкан иде. Мич янында ике бала итекләрен, калын җылы киемнәрен киеп утыра.

- Бу мич нәрсәгә? – дип сорады Искәндәр.

- Ничек инде нәрсәгә? Ул бит бөтен йортыбызны җылыта! Шуның ярдәме белән генә салкын кышларны кичеп чыгабыз. Бигрәк сәер сорау бу, балам, син безнең гасырдан түгел мәллә? – дип көлде хатын. Ул шулай ук шәл бөркәнгән, аягына итеген кигән иде.

- Без газ белән җылытабыз өйне. Алай мең кат уңайлы, дип җавап бирде Искәндәр, ул өйләрне мич белән элекке заманнарда гына җылытканнар дип уйлый иде, чөнки хәзер өйләр газ ярдәмендә җылытыла.

- Нәрсә белән җылытасыз? – хатын малайны аңламады, үзенекен сөйләвен дәвам итте, кыш көне бик авыр инде, мичне җылытыр өчен утын җәйдән әзерләргә кирәк, бу бик авыр эш. Торбаларына сөрем утыра, аны чистартып торырга кирәк. Җыелган көлен дә алып, түгәргә кирәк. Өең җылы булсын дисәң, бик күп хезмәт түгәргә кирәк, балам.

Искәндәр мич янына килеп утырып, йорт хуҗабикәсенең сүзләрен игътибар белән тыңлады. Хатын балаларына күз салды:

- Тышта артык салкын булса, өй бик тиз суына. Гел утын ягып торырга кирәк. Менә хәзер дә артык җылы түгел, итекләр киеп, шәлләр ябынып утырырга мәҗбүр без. Балаларга салкын тимәсен дип борчылам, дип, ана кеше моң-зарлары белән уртаклашты.

Искәндәр тәмам җылынгач, мичкә терәлеп утырды, йокыга тала башлады.

...Кинәт ул Илүзәнең тавышын ишетте:

- Искәндәр, тор әйдә, кайтасың бар бит. Тор!

Малай сискәнеп уянып китте. Ул төш кенә күргән икән! “Мондый хәлләр дә була икән!” – дип уйлады ул. Төшен ул исендә калдырды һәм бер әйбер аңлады: өйне мич белән җылыту чыннан да авыр, газ чыннан да бик файдалы икән. Ул уянганда кыңгырау чыңлап өлгергән иде, шуңа балалар сыйныфтан чыгып бара иде. Искәндәр үзенең укытучы алдында гаепле икәнен аңлады, килеп әйтте:

- Гүзәл Исхаковна,  сез хаклы булгансыз: газ, чынлап та, бик кирәкле әйбер икән. Мин сезне тыңлап утырмадым, гафу итегез!

- Ярар, Искәндәр, гафу итәм, ләкин син мине тыңлап утырмадың, шуңа өйдә “Яшәү чыганагы газ” темасына инша язып килсәң яхшы булыр иде.

Үзенә дә бу тема кызыклы булгач, егет ризалашты. Ул шат йөз белән “Саубылыгыз!”- дип сыйныфтан чыгып китте.

Искәндәр өенә кайтып җитте. Чишенгәч, ул чәй кайнатырга куйды, өйдә җылырак булсын өчен, газ миченең утын ачты. Ул бу эшләрне көн саен эшли, ләкин бүгенге көнгә кадәр шушы уңайлыкларның газ белән бәйле булуына артык игътибар бирми иде. Искәндәр иншасына мондый сүзләр язды: “Газ безнең тормышны җиңеләйтә, әлбәттә, аны саклык белән кулланырга кирәк. Табигый газ әйләнә-тирәне сакларга ярдәм итә, чөнки аны яндырганда һавага начар матдәләр азрак чыга. Мәсәлән, мичтән чыккан төтен һаваны күбрәк пычрата. Газ ярдәмендә без көн саен ашарга пешерәбез, ул өйләрне, биналарны җылыта. Шулай ук, табигый газ – иң арзан, экономияле ягулык төре.”

Нет комментариев