ГАБДРАХМАНОВА ЗИЛӘ 2 НЧЕ УРЫН ШИГЫРЬ
Мин - “Газ” кызы.
«Газ» дип язып куйдым кәгазьгә,
Бу сүзне мин бик тә яратам.
“Газ Рафис” кызы диләр мине,
Нигә шулай, хәзер аңлатам.
Хезмәт куя әтием шул өлкәдә
Бик күп еллар инде, шуңа да,
Исеменә шулай “Газ” кушылган,
Хөрмәте зур булгач авылда,
Бик җаваплы эше, күреп торам,
Көне дә юк аның , төне дә,
Буранда да, давыллы көндә дә -
Әти һәрчак кирәк һәркемгә.
Салкын көннәр булса, аеруча
Ялгыз өлкәннәрне кайгырта.
Һич зарланмый, ярдәм кулы суза,
Чөнки эшен бик тә ярата.
Яшәү чыганагы – газ, диләр,
Бу сүз белән бар да килешә.
Экологик чиста бу байлыктан
Илем зур үсешкә ирешә.
Газлы тормыш рәхәт,- ди әтием,-
Тик саклану кирәк һәркемгә.
Һәрчак уяу булсак, хәвеф –хәтәр
Азрак булыр иде бу җирдә.
Бик кирәкле әтием һөнәре,
Шуңа аны хөрмәт итәләр.
Горурланып куям, эчтән генә,
“Газ Рафис” кызы бу дисәләр.
Белми калма
-
4 мая 2024 - 13:35
«КАДРОВЫЙ РЕЗЕРВ» – ҮЗЕҢНЕ КҮРСӘТҮ ӨЧЕН МЕНӘ ДИГӘН ЫСУЛ!
-
2 мая 2024 - 15:20
«УЕНФЕСТ»ТА КАТНАШ ҺӘМ «СОЧИ ПАРК» КОМПЛЕКСЫНА БАРУ МӨМКИНЛЕГЕН ОТ!
-
29 апреля 2024 - 21:39
ГРАФФИТИ, К-POP һәм ШӘП КОНТЕНТ: «ПОВ» ТУГАН КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
-
28 апреля 2024 - 12:22
КФУның ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫНДА «ТОТАЛЬНЫЙ ДИКТАНТ-2024» УЗДЫ
Нет комментариев