Логотип Идель
Конкурслар

ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – ГАЗ 2021: БӘЙГЕНЕ БАШЛЫЙБЫЗ!

ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – ГАЗ 2021: БӘЙГЕНЕ БАШЛЫЙБЫЗ!

«ГазпромТрансгазКазан» белән берлектә оештырыла торган бәйгене «Ялкын» укучылары ел саен көтеп ала. Ниһаять, быелгы конкурсны да игълан итү вакыты җитте! Иң шатлыклысы шул: 2021 елда номинацияләр дә, бүләкләр дә артты!

Шулай итеп, 2021 елда «Яшәү чыганагы - газ!» бәйгесе 3 номинациядә уздырыла.

1. Текст. Әлеге номинациядә язма рәвештә әзерләнгән төрле форма һәм жанрдагы эшләр кабул ителә. Әкиятме, хикәяме, шигырьме, мәкаләме, әңгәмәме - барысы да шушы номинация кысаларында бәяләнәчәк.

2. Видео. Бу - иң кызыклы номинация булырга охшап тора. Хәзер ТикТок, Инстаграм кебек социаль челтәрләр үсмерләр өчен төп мәйданчык икәне аңлашыла. Димәк, нәкъ менә шушы платформаларда сез үзегезнең иҗади мөмкинлекләрегезне сыный аласыз. Сезгә ТикТокта яки Инстаграмда видеороликлар урнаштырырга гына кирәк. Ул бер яки берничә роликтан торган цикл булырга мөмкин.

3. Комикс. Яңа номинациягә рәсем ясауга, фото төшерергә хирыс булганнар кызыгыр дип өметләнәбез. Бу номинациядә комикс ясарга кирәк булса да, креатив итеп тәкъдим ителгән фоторепортажлар да, аерым бер рәсемнәр дә кабул ителә.

Барлык номинацияләрдә дә эшләр төп теманы ачырга тиеш: газ сәнәгатендә куркынычсызлык, экология һәм яңа технологияләр.

Эшләр 1 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр кабул ителә. Ноябрьдә исә җиңүчеләрне Казанда тәбрикләү чарасында көтеп калабыз.

Һәр номинациядә 3 урын билгеләнә һәм өстәмә бүләкләр дә каралган.

Эшләрне бер кеше яки сыйныф белән дә эшләп була.

Хәерле сәгатьтә!

Конкурсның тулы нигезләмәсе.

Запись успешно добавлена!

Запись будет опубликована в ближайшее время, после проверки модератором.

Информация для участия в конкурсе, отобразится на сайте
Фотография успешно добавлена!
Галерея успешно добавлена!
Информация для связи с участником, видна только редакции

Галерея

Нет комментариев