Логотип Идель
Саннар

ОКТЯБРЬ 2021

01 октября 2021 ОКТЯБРЬ 2021

Көзнең шундый сыйфаты бар: ул кешеләрне бер-берсенә якынайта, җылыны – җылы сүз, җылы карашны кадерләргә өйрәтә. «Ялкын»ның октябрь саны башкаларыннан шуның белән аерылып тора да: анда җылы ташый. Кемнеңдер йөрәк җылысы, мәрхәмәте, иҗат ялкыны.

Октябрь ае – иң мәрхәмәтле, иң зур хөрмәткә лаек һөнәр ияләре, укытучылар ае. Бу санда әлеге һөнәргә гомерләрен багышлаган тәҗрибәле укытучылар һәм киләчәктә укытучы булырга әзерләнүче студентлар белән сөйләшербез. Аларның укытучы һөнәренә карата хыяллары нинди булган? Ул хыяллар акланганмы? Киләчәктә бу һөнәр нинди булыр, дип уйлыйлар?

Казанда Сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен 4 нче мәктәп-интернат бар. Без әлеге мәктәптә булдык һәм бу 12 сыйныфлы мәктәнең гаҗәеп балалары, олы йөрәкле укытучылары белән аралашып кайттык. Тышлыкта – әлеге мәктәпнең тырыш, актив укучылары – Камилә һәм Ләйсән. Октябрь санында әлеге мәктәп укучыларының иҗатлары да урын алды.

Мәктәп темасына кереп киткәч, мәктәп формасына да кагылмыйча булдыра алмадык. Республикабызның төрле мәктәпләрендә укучылар нинди форма кия? Ул аларга ошыймы? Гомумән, бердәм мәктәп формасы кирәкме?

Бу санда шәхесләребез дә искиткеч! Җиде тапкыр парашютта сикергән мәктәп укучысы турында әле укыганың юктыр, дип уйлыйбыз. Кызыктырырлык!

Тулай торакта яшәү турында син ниләр беләсең? Нәрсәсе бар инде аның, дип уйлама, без сиңа тулай торакта яшәүне башка яктан күрсәтәчәкбез.

Шулай ук, АСМР-видеоларның популярлык сере, планетабыздагы зур үзгәрешләр, энергетиклар һәм көнчелек турында да сөйләшербез.

Ә иҗат сәхифәсендә сине «Ак каурый» әдәби түгәрәгенә йөрүче укучыларның иҗаты һәм Ләйсән Миннәхмәтова шигырьләре көтә. Җылы булачак!